Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Татарстанда 32 уку йорты яңа җиһазлы булган

Үткән ел республиканың алты районында спорт заллары ремонтланган.

Үткән ел Татарстанда 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллият яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары белән тәэмин ителгән. Яңа техника «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында кайтарылган,
 шулай ук республиканың Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган. Бу эшләр исә «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча башкарылган.

Моннан тыш, үткән ел Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.

 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев