2016 елның 1 гыйнварыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча мәктәп автобусларының барысы да республиканың автотранспорт предприятиеләренә (ПОПАТ) арендага бирелде. Безнең район автобусларын арендага алу тендерын Әлмәт ПОПАТ отты, дип сөйләде безгә (редакциядә) район мәгариф бүлеге белгече Рәис Сөниев.
-Килешү норматив буенча республика бүлеп бирә торган билгеле бер суммага...
2016 елның 1 гыйнварыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча мәктәп автобусларының барысы да республиканың автотранспорт предприятиеләренә (ПОПАТ) арендага бирелде. Безнең район автобусларын арендага алу тендерын Әлмәт ПОПАТ отты, дип сөйләде безгә (редакциядә) район мәгариф бүлеге белгече Рәис Сөниев.
-Килешү норматив буенча республика бүлеп бирә торган билгеле бер суммага ПОПАТ һәм мәгариф бүлеге арасында төзелгән. 2016 елның 1 сентябреннән яңа килешү төзеләчәк.
Район мәктәпләреннән укучыларны йөртү 9 мәктәп автобусында башкарыла. 18 торак пункт буенча барлыгы 188 бала ташыйлар. Барлык автобуслар иминлек каешлары, аптечка, ут сүндергечләр, "ГЛОНАСС" навигация җиһазлары белән җиһазландырылган - барысы да төзек хәлдә. Автобуслардан файдалану 10 елга исәпләнгән.
Шоферларның барысы да үзебезнекеләр, эш тәҗрибәләре бар, ЮХИДИ таләпләре нигезендә, шоферлык стажы 3 елдан да ким булмаска тиеш. Аларның барысы да Әлмәт ПОПАТ-ка эшкә урнаштырылган, хезмәт хакын да аннан алалар. Болардан тыш, килешү нигезендә предприятие ЯММ, эш вакытын, ремонт, хезмәт күрсәтү, рейс алдыннан медицина карауларын һ.б. планлаштыра. Автобусларны ПОПАТ слесарьлары ремонтлый, ә медицина караулары ФАП-лардагы медицина хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла (Әлмәт ПОПАТ белән килешү буенча).
Әлеге автобуслар һәрвакыт мәктәп территорияләрендә тора. Техник карауларны мәктәп директорлары урынбасарлары үткәрә, аларның барысы да укытылган һәм техник карау үткәрүгә механик таныклыклары бар. Мәктәп директоры әмере буенча балаларны уку урынына илтү һәм өйләренә кайтару буенча озатып йөрүче җаваплы кешеләр билгеләнгән. Иртә белән автобус шушы озата баручы җаваплы кеше белән балаларны алырга кузгала. Кайбер мәктәпләрдә укытучылар график буенча, ә кайберләрендә һәрвакыт бер кеше йөри.
Автобусларны тахографлар белән җиһазлау төп проблема булып кала. Прибор юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен билгеләнгән. Ул тизлек режимын, уртача тизлекне һәм шоферның эш вакытын терки. Ике автобуста тахографлар бар, өченчесенә тиздән куячакбыз. Җиһаз арзан булмаса да (автобусның маркасына бәйле, уртача бәясе 50 мең сум),1 августка кадәр аларны тагын 6 автобуска кую мәсьәләсе һичшиксез хәл ителәчәк.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев