Мәктәп белән хушлаштылар
Үткән атна азагында Ленино урта мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлаучы 8 һәм 9 сыйныфны тәмамлаучы 6 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Тантаналы чара уңайлы мәктәп ишегалдында узды, анда укучылар һәм укытучылар белән бергә укучыларның ата-аналары да җыелган иде.
Мәктәп директоры Газиз Юнысов барлык чыгарылыш укучыларының имтиханнарга кертелүе турындагы әмерне укыды һәм аларны мәктәпне тәмамлаулары белән җылы котлады. “Сезнең һәрберегезнең үз юлын табып, тормышта үз йөзегезне беркайчан да югалтмавыгызны, абруегызны төшерми, җәмгыятькә кирәкле шәхес һәм хөрмәтле кеше булуыгызны телим. Үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны, туган авылыгызны онытмагыз, без сезне күрергә һәрчак шат булырбыз”, - дип билгеләп үтте һәм имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк та барлык укучыларны уку елы тәмамлану белән котлады, аларга БДИ ны уңышлы тапшыруларын, олы тормыш юлында уңышлар теләде.
Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников, җирле чиркәү башлыгы Сергий атакай, ата-аналар, укытучылар һәм беренче сыйныф укучылары да җылы котлау сүзләре, изге теләкләрен җиткерделәр. Ә чыгарылыш укучылары исә куйган хезмәтләре, тырышлыклары өчен укытучыларга рәхмәт белдерделәр, аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Тантаналы линейкада укудагы, спорттагы уңышлары, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүләре өчен укучыларга дипломнар һәм грамоталар, чыгарылыш укучыларының ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм укучыларның мәктәп вальсы һәм мәктәп кыңгыравының соңгы тапкыр чыңлавы белән төгәлләнде.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев