Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен укыды

28 мартта Яңа Чишмә гимназиясендә Тукай исемендәге VI Бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә катнашучы 1-11 сыйныф укучылары - 26 бала Габдулла Тукайның замандашлары язган шигырьләр һәм проза әсәрләрен, бөек шагыйрьгә багышлап иҗат ителгән әсәрләр, Тукайның халыкка аз билгеле булган әсәрләрен укыдылар. Шахмай мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Илзирә...

28 мартта Яңа Чишмә гимназиясендә Тукай исемендәге VI Бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Бәйгедә катнашучы 1-11 сыйныф укучылары - 26 бала Габдулла Тукайның замандашлары язган шигырьләр һәм проза әсәрләрен, бөек шагыйрьгә багышлап иҗат ителгән әсәрләр, Тукайның халыкка аз билгеле булган әсәрләрен укыдылар. Шахмай мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Илзирә Сәлахова "Кечкенәләр төркеме" номинациясендә, шул ук мәктәптән 5 сыйныф укучысы Лилия Саттарова "Уртанчылар төркеме" номинациясендә, Зирекле лицееннан унынчы сыйныф укучысы Зөһрә Шакирова "Олыраклар төркеме" номинациясендә җиңү яулады. Бу кызлар 18-20 апрель көннәрендә Казанда үтәчәк финал турында катнашачаклар.
Муниципаль этапта призлы урыннар яулаучылар да байтак, алар: Тубылгы Тау мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Айсинә Миначева, Чертуштан 2 сыйныф укучысы Рузил Зарипов, Акбүре мәктәбеннән 5 сыйныф укучысы Раил Харисов, Тубылгы Таудан 9 сыйныф укучысы Динә Хәлиуллина, Ленинодан 5 сыйныф укучысы Гөлназ Кәримова һәм Яңа Чишмә гимназиясеннән 6 сыйныф укучысы Әнисә Нурхамәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев