Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге“ гаиләне ныгыта

Казанда "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында "Укучының иң әйбәт мәдәни көндәлеге" һәм "Иң мәдәниятле ата-ана" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты Татарстан Республикасында өч ел рәттән тормышка ашырыла. Проект 2014 елны - Мәдәният елында гамәлгә куелып, ул чакта беренче сыйныфларны берләштергән иде. Ул чакта 40 меңләп бала проектка кушылды. Балаларның, ата-аналарның һәм педагогларның уңай фикерләре аны дәвам итүгә этәргеч бирә. 2016-2017 елларда проектта 1-4 сыйныфта укучы 168 мең бала һәм аларның әти-әниләре катнаша. 26 майда "Әкият" Татар Дәүләт курчак театрына "Су анасы" спектакленә конкурста җиңгән 212 бала һәм 53 җиңүче - ата-ана чакырыла.
Араларында яңачишмәлеләр дә бар: башлангыч мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Солтан һәм аның әнисе Люция Мингазовалар, Зирекле лицееннан 2 сыйныф укучысы Сәрия Габетдинова, Чаллы Башы мәктәбеннән өченче сыйныф укучысы Рәйханә Хәбибуллина һәм Зирекле лицееннан 4 сыйныф укучысы Диана Гафарова да бар. Балаларга курчак спектакле бик ошаган.
Әйтик, Солтан Татарстанның күп кенә мәдәни объектларында булган: Яр Чаллыда театрда һәм дельфинарийда, (Ахыры 4 биттә)
(Ахыры. Башы 2 биттә)
Казан паркында. Яңа Чишмәдә узган балалар концертларын бер дә калдырмый, инде курчак спектаклен карау хыялы да тормышка ашкан.
- Бик шәп булды! Тантанада миңа бейсболка, футболка һәм кызыклы китаплар бүләк иттеләр. Мин аларны Казаннан өйгә кайтканда юлда ук укыдым, - ди ул.
Диана исә Зирекле музеенда һәм китапханәдә еш була. Ул парк һәм Габдулла Тукай музеенда, Түбән Камада "Җәлил" театрында булган. - Мәдәни чаралар моның белән генә бетми әле, - дип сөйли аның әнисе Әлфия Гафарова, - без башлангыч сыйныфлар яшен узсак та, җәйге планнар зурдан: культпоходлар, культсәфәрләр планлаштырабыз. Күп чараларга без гаиләбез белән барабыз, безгә бик ошый, - ди ул.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев