«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит- 2019»
Ел саен яңа уку елы алдыннан Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе үткәрелә.
Акция аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган, тәрбиягә алынган һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Агымдагы елда безнең районда 1 сыйныфка 140 бала укырга керер дип көтелә, шулардан 20 гә якыны ярдәмгә мохтаҗ.
Бер үк вакытта акция кысаларында аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән 2-11 сыйныфта укучы 50 балага да хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла.
Беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп портфеле комплекты составы гадәттәгечә кала: канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелма; 2-11 сыйныфлар өчен: мәктәп яки спорт формасы комплектлары.
Район җитәкчелеге тарафыннан эре оешмалар һәм нефть компанияләре – хәйриячеләр адресына хатлар җибәрелгән.
6 августка “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында Яңа Чишмәдәге мәдәният һәм ял паркында зур чара үткәрү планлаштырылган.
Яңачишмәлеләрне битараф булмаска һәм әлеге акциягә кушылырга чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев