Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә коррупциягә каршы тәрбия

Барлык белем бирү оешмаларында эштә “Уңыш” программасының коррупциягә каршы уку-укыту модуле, шулай ук И.В.Сафронов, И.М.Фокеевның “Коррупциягә каршы әхлак – хокукый мәдәният формалаштыру” дип исемләнгән ярдәмлекләре кулланыла.


Тарих һәм җәмгыять белеме курсына коррупция белән көрәш буенча “Коррупция төшенчәсенең билгеләмәсе; Коррупция социаль күренеш сыман; Коррупция һәм Россия дәүләте тарихында аңа каршылык күрсәтү” темалары кертелгән.
2018 ел дәвамында ата-аналар җыелышларында “Балаларыбызны хокукый һәм коррупциягә каршы тәрбияләү” темасы тикшерелгән. Белем бирү оешмаларының хокук саклау органнары белән бергәләп эшләү мөмкинлекләре дә күз уңында тотылган.
Белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы рухта тәрбияләү һәм белем бирүне белем бирү процессына кертү буенча эшне оештырганда түбәндәге чаралар үткәрелгән:
- “Сиңа закон турында”, “Закон синең тормышыңда” һ.б. китап күргәзмәләре ясау;
- “Чит кешенеке – ул синеке түгел”, “Юк, дип әйтә бел” дигән темаларга әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, дебатлар;
- “Коррупциягә –“Юк!” дип җавап бирәбез” дигән темага иншалар һәм эссе конкурсы.
Коррупциягә каршы юнәлештәге чараларда хокук саклау органнары вәкилләре һәм коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе дә катнашты һәм катнаша.
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә түбәндәге чаралар үткәрелде:
- “Нәрсә ул изгелек”, “Минем якыннарым” һ.б. тематик дәресләр;
- “Минем гаиләм портреты” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе;
- Бәйрәмнәргә карата “Әни һәм әти белән бергә ясыйбыз” дигән кул эшләнмәләре күргәзмәсе (кош оялары ясау, аппликацияләр);
- Әкиятләр уку һәм алар буенча фикер алышу.
Вячеслав Темников, 
район башлыгы ярдәмчесе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев