Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәшгульлек үзәге һөнәри юнәлешле проектны тормышка ашыра

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкының эш белән тәэмин ителгәнлегенә булышлык күрсәтү“ һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру“ программалары кысаларында Яңа Чишмә районы Мәшгульлек үзәге тарафыннан укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрелде. Әлеге проект районда балалар, яшьләр арасында аграр эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.


Укучыларны укыту һәм тәрбияләү процессы авыл  тормышы, игенчеләр һәм терлекчеләр практикасы белән бәйләнгән булырга тиеш. Һөнәри юнәлеш бирү эше алып барганда укучыларга безнең илдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшырту өчен байтак нәрсә эшләнүен күрсәтергә кирәк. Авыл хуҗалыгы производствосы процессларын механикалаштыру белән физик хезмәт тә читтә калмый, шулай да  аны тамырдан үзгәртә: булдыклылык кына түгел, ә техник, агрономик, зоотехник һәм икътисадый белем, һөнәри осталык та төп роль уйный башлый.
Мәшгульлек үзәге  ярдәме белән үткәрелгән чаралар арасыннан түбәндәгене атап үтәргә була: 30 августта асфальтта “Үскәч, мин кем булырга телим“ дип исемләнгән һөнәрләр турында балалар рәсемнәре конкурсы оештырылган. Нинди яшьтә булуларына  карамастан, катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылган.


Конкурстан тыш, проектта өлкән сыйныф укучыларының профильле аграр ВУЗ лар һәм ССУЗ вәкилләре белән очрашулары, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә барулар, эшче һөнәрләр белән танышулар планлаштырылган. Һөнәри юнәлешле экскурсияләрдә Яңа Чишмәдән ике мәктәп укучылары катнашкан.
17  октябрьдә районның  Мәшгульлек үзәге  тарафыннан Яңа Чишмә урта белем мәктәбендә 8-9 сыйныфта укучы 30 бала өчен “Мин һөнәр сайлыйм“ профориентация проекты кысаларында Чистайдагы Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумына экскурсия оештырылган. Директор урынбасарының кызыклы итеп сөйләве аркасында, балалар техникум тарихы, техникумда тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән танышканнар. Укучылар әлеге  уку  йортын карап йөргәннәр, музейда һәм дәресләрдә булганнар. Шулай ук алар авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында язылган брошюралар да алганнар. Сәяхәт – экскурсия укучылар өчен файдалы һәм кызыклы яңалык булган.
18 октябрьдә Яңа Чишмә гимназиясенең  8 сыйныф укучылары өчен “Кулон“ “Агрофирмасы“ ҖЧҖ-гә экскурсия оештырылган, монда укучылар бөртек чистарту – киптерү комплексында булганнар. Склад мөдире Равил Бикбов аларга комплекс  турында сөйләгән, аның ничек эшләвен күрсәткән. Укучылар орлыкларга анализ үткәрелә торган лабораториядә, кырдан җыеп алынган продукция сакланучы складта, азык базасында булганнар. Комплекс территориясен карап йөргәндә көнбагыш орлыклары салынган складка да кергәннәр. Укучылар аны киптерү һәм чистарту процессы белән танышканнар.
Әлеге  экскурсиядән балалар канәгатьлек һәм байтак тәэсирләр алганнар.

Реклама хокукында
Резидә Хөснуллина фотосы     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев