Яңа Чишмә муниципаль районында коррупциягә каршы чара күрүдә эшне яраштыру (координация) буенча комиссия эшли. Комиссия коррупциягә каршы чара күрү белән бәйле мәсьәләләрне карап тикшерү буенча киңәшләшү органы булып тора.
2017 елның 9 аенда комиссиянең 3 утырышы булды , анда 15 мәсьәлә каралды. Карап тикшерелгән мәсьәләләр арасыннан вазыйфаи бурычларны үтәгәндә муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр низагына китерүче яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну туу турында карарны үз вакытында кабул итү иң әһәмиятлесе булып тора.
Комиссия рәисе адресына 4 белдерү кәгазе кергән иде, өстәвенә шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның барысы да җирле үзидарә органнары җитәкчеләреннән, шул исәптә 3 се - Тубылгытау, Әдәмсә һәм Чабаксар авыл җирлекләре башлыкларыннан.
Алда атап үтелгән белдерү кәгазьләре комиссия утырышларында карап тикшерелде, һәркайсы буенча муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр низагы булмавын тану турында карар кабул ителде. Моннан тыш, комиссия утырышларында җир участокларын законлы бирүне тәэмин итү, муниципаль район бюджеты акчаларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре, Яңа Чишмә районы прокуратурасының һәм Россия ЭЭМ-ның Яңа Чишмә районы буенча полиция бүлегенең коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә 2016 ел өчен эш нәтиҗәләре каралды.
Вячеслав Темников,
район башлыгы ярдәмчесе
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев