Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Музейда кызыклы очрашу

Акбүре авылында «Буыннар мирасы» музеенда җирле һәм күрше Волчья Бистәсенең өлкән сыйныф укучылары катнашында Яңа Чишмә эчке эшләр бүлеге ветераннары, Әфганстанда һәм Чечня республикасында сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән кызыклы очрашу узды.


«Патриотик сәгать» тә балалар алдында район ветераннар советы рәисе Александр Скоков чыгыш ясады, ул Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары, аның геройлары, шулай ук Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар турында сөйләде.
Әфган сугышы турында тулырак итеп сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе, элекке «әфганчы» Виктор Калмыков сөйләде. Ул балаларны үз Ватанының лаеклы сакчылары булырга чакырды.
«Әфганчылар» Госман Минкәев, Акбүредән Фәнил Нуруллин, Сөлчәбаштан Хәмит Сабиров, Яңа Ибрайдан Фәрит Нургатин сугыш хәрәкәтләрендә катнашу турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, ә «әфганчы»ның тол хатыны Розалия Мотыйгуллина  инде бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше турында сөйләде. Таҗикстанда һәм Чечня республикасында локаль конфликтларда катнашучы Айрат Рәхимов, Радик Сәлахиев, Илгиз Кадыйров һәм Фәрит Хәлиуллин бу төбәкләрдә куркыныч һәм хәрби хезмәт турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов балаларга милиция хезмәткәрләренең батырлыклары турында сөйләде, җәмгыятьнең һәрвакыт канунга буйсынучан әгъзалары булырга чакырды.
Чыгыш ясаучылар һәрвакыт Ватанны лаеклы саклаучылар, дуслык һәм үзара ярдәмләшү кадерен белергә әзер булырга аерым басым ясадылар.
Очрашу бик җанлы һәм кызыклы үтте, музей директоры Вәсил Вәлиуллин, авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, мәктәп директоры Харис Латыйпов һәм Волчья Бистәсеннән Николай Темников барысына да эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара чәй табыны янында дәвам итте.
Вәлиҗан Мохсинов, ЭЭМның ветераннар
 советы рәисе.
Эдуард ЖИРНОВ,ЭЭБ начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев