Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Намаз уку”- районкүләм бәйге

Намаз – Исламның биш терәгенең берсе һәм шунлыктан намаз уку барлык мөселманнар өчен әмер ителгән.Кешеләрнең иң төп вазифасы – Аллаһының барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлегенә ышану. Мөэминнәрнең иң мөһим гыйбадәте исә – намаз уку.

23 мартта Яңа Чишмә Үзәк мәчетендә балалар арасында районкүләм "Намаз уку" буенча бәйге булып узды.Чарада Акъяр, Зирекле, Әдәмсә,Чаллы Башы, Шахмай, Чертуш, Акбүре, Тубылгы Тау, Яңа Чишмә  мәхәлләләре мәчетяны курсларына йөрүче 50 гә якын бала катнашты. Бәйгене Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов ачып җибәрде, катнашучы балаларны, әти-әниләрне һәм кунакларны Аллаһ тәгаләнең сәламы белән сәламлады. 
Үзәк мәчет имамы Әмир хәзрәт тарафыннан сүрәләр укылды, догалар кылынды.Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллина балаларны бәйгене үткәрү тәртибе белән таныштырды. Беренче булып малайлар чыгыш ясады.Чистай районыннан килгән жюри әгъзалары балаларны диккать белән тыңлаганнан соң, алдан өй эше итеп бирелгән һәр номинация буенча билгеле өстәмә сораулар бирелде, догалар тыңланылды. 
Аннан бәйгене кызлар дәвам итте. Нәтиҗәләр ясалганнан соң һәр катнашучы балага дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды. Балаларны хәзерләгән мөгаллимнәргә дә химаячеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр бирелде. Бу чарада катнашучы балалар барысы да җиңүчеләр, чөнки алар фарыз гамәлне өйрәнүчеләр булып санала. Бергәләшеп өйлә намазы укылды, догалар әйтелде.
 Чарадан соң ашлар ашадык, чәйләр эчтек. Тәмле ризыклар әзерләгән  Яңа Чишмә Үзәк мәчете апаларына, бу балаларны өйрәтүче мөгаллимнәргә, әти-әниләргә, ярдәм итүче химаячеләргә ихлас күңелдән рәхмәтләремне әйтәсем килә.
Илгиз хәзрәт Әшрапов, 
Яңа Чишмә районы мөхтәсибе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев