Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» акциясе булып узды (видео)

Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» акциясе булып узды.

 

Акция ел саен БДИ кампаниясе алдыннан үткәрелә, ата-аналар үзләре бердәм дәүләт имтиханы процедурасын үтеп, үз балаларын алдагы сынауларга әзерләсен өчен оештырыла.

Ун әни кеше тиздән балалары үтәчәк юлны сынап карады. Иң авыр психологик киртә булып, элеккечә үк, «металлорамка» кала бирә. Бу хакта ел саен барлык ата-аналар да әйтә. Әмма, беренче каршылыкны уңышлы уздылар. Әниләрнең күбесе металлорамканы узганда ул сигнал бирде, имтихан үткәрү пункты (ИҮП) җитәкчесе, Яңа Чишмә гимназиясе директоры урынбасары Ирина Ермолаева датчикның нинди металл әйберләргә сигнал бирүен аңлатты.

Ике күзәтү камерасы белән җиһазландырылган аудиториягә күтәрелделәр, имтихан вакытында күзәтү онлайн режимда алып барылачак. Быел контроль үлчәү материаллары беренче тапкыр Интернет аша якланган элемтә каналлары ярдәмендә ИҮПкә тапшырылачак. Имтихан тәмамлангач, чыгарылыш сыйныф укучыларының эшләре онлайн-күзәтү астында аудиториядә сканерланачак һәм Интернет челтәренең махсус элемтә каналы аша БДИ үткәрү республика үзәгенә җибәреләчәк. Бу хакта БДИны уздыру өчен техник ярдәм күрсәтү вәкиле Камил Салихов сөйләде.

Титул битләрен тутырганнан соң имтихан башланды, аңа 40 минут вакыт бирелде. Бу вакыт эчендә әниләр база дәрәҗәсендәге математика буенча 21 биремне үтәргә тиеш иделәр.

Имтиханнан соң «түгәрәк өстәл» оештырылды. БДИ үткәрү буенча район координаторы Гөлфия Сираева әниләрне имтихан үткәрүнең калган шартлары белән таныштырды. Кагыйдәләр үзгәрмәгән. Әйтик, телефон яки шпаргалкалар кулланган өчен, эш быел яңадан тапшыру хокукыннан азат ителеп юкка чыгарыла. Чыгарылыш сыйныф укучыларын аудиторияләргә очраклы сайлап алу ысулы белән  Казандагы (Республика БДИ уздыру үзәге) компьютер «утырта» икән. Бу хактагы мәгълүмат ИҮПкә район имтихан үткәрү көнендә генә хәбәр ителә. Хәтта имтихан үткәрү пунктындагы оештыручылар да үзләренең нинди аудиториягә эләгәчәкләрен белми. Мәгълүматлар белән пакет камералар астында ачыла. БДИ трансляциясе нинди дә булса сәбәп аркасында өзелә икән, имтихан башка вакытка (резерв көненә) күчерелә. Электр энергиясе өзелү очрагына мәктәп янында «Челтәр компаниясе» ААҖ хезмәткәрләре кизү тора. Күчмә генератор ярдәмендә трансляцияне яңадан оештыруга 15 минут вакыт бирелә, күбрәк вакыт киткән очракта, имтихан резерв көненә күчерелә. Әлбәттә, ата-аналарның барлык сораулары да имтиханның ничек узачагы белән бәйле иде. Бер әни математика буенча БДИга калькулятор алып килергә ярамый дип борчылды. Икенчесе әгәр бала үзен начар хис итсә, ярдәм күрсәтеләме, дип сорады. Борчылырга кирәк түгел - БДИ вакытында имтихан үткәрү пунктында медицина хезмәткәре кизү тора.

- Без имтихан тапшыруның зур сынау икәнлеген аңлыйбыз, шуңа күрә имтиханда без балаларны һәрвакыт хуплыйбыз, тынычландырабыз, - диде ИҮП җитәкчесе Ирина Ермолаева. - Казаннан килгән тикшерүчеләр дә аларга яхшы мөнәсәбәттә. Хәзер әти-әниләр өчен иң мөһиме - баланы ул борчылмасын өчен дөрес көйләп җибәрү.

- Биремнәр авыр булмады. Әмма стресс, әлбәттә, бар, - дип уртаклаштылар имтиханнан соң үз кичерешләре белән Илүзә Вәлиуллина һәм Зөлфия Кыямова. - Тик безгә җиңелрәк бит. Әгәр без биремнәрне үтәмәсәк, безгә моның өчен берни дә булмаячак. Ә балалар өчен җаваплылык зур. Алар барысы да бик борчылалар, гәрчә без һәм укытучылар аларны психологик яктан көйләсәк тә.

Ата-аналар белән бергә акциядә район хакимиятенең ике вәкиле катнашты: район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина.

- Мәктәпне күптән тәмамласам да, биремнәрнең күбесен үти алдым, - диде Надежда Попкова. - Ә бит безнең балалар БДИга көн саен әзерләнә, шуңа күрә аларга авыр булмас дип уйлыйм. Аларга уңышлар телим!

Гөлфия Сираева хәбәр иткәнчә, мәгариф бүлегендә БДИ оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли. Ата-аналар аңа 2-30-79 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев