Мәгариф
Остазлар: бергә түгел, әмма янәшәдә
10 ел элек "Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында" ТР Законы кабул ителгән. Эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, теләге булган балигъ яшьтәге һәркем җәмәгать тәрбиячесе була ала. Иң мөһиме, ул билгеле бер эшлекле һәм мораль сыйфатларга ия булырга тиеш, - дип сөйли КДН һәм ЗП җаваплы секретаре Светлана Васильева .
Безнең районда шушы еллар дәвамында дистәләгән кеше социаль яктан куркыныч хәлдә яки авыр тормыш шартларында булган балигъ булмаган балаларның җәмәгать тәрбиячеләре булды. Шундый сыйфатларга ия кешеләр бездә аз түгел. Шулардан дүртесе хәзер Яңа Чишмәдә яшәүче балигъ булмаганнарның остазлары булып тора. Бу гимназия укытучысы Евгений Леонов, укытучы Гөлназ Гыйльметдинова, аграр колледж укытучылары Светлана Зубова һәм Мөнир Ногуманов. Алар балигъ булмаганнарның әти-әниләре, шулай ук аларның уку һәм яшәү урыннары буенча җәмәгать оешмалары белән тыгыз бәйләнештә торалар.
Өч ел элек аграр колледж укытучысы Мөнир Ногуманов әлеге вазифаны (бурычны) ирекле төстә үз өстенә алды. Аның беренче опекага алынган кешесе - колледж укучысы, һөнәри осталыгы, укучы белән уртак тел таба белүе аркасында ярты елдан соң ул уңай нәтиҗәләр белән исәптән төшерелгән. Бүген Мөнир Фазыл улы тулы булмаган гаиләдән тагын бер балигъ булмаган баланың остазы булып тора. Тиздән буйга җитеп килүче һәм уңай нәтиҗәләргә ирешкән әлеге яшүсмерне дә исәптән төшерәчәкләр. Тик моңа карап кына алар аралашудан туктамый: яшүсмер үзенең өлкән иптәшенә теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә ала. Ә остаз исә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. - Мин опекага алынган балалар урынына уйда гына булса да үз балаларымны куям һәм яшүсмер белән әлеге хис-тойгы белән аралашам. Һич кенә дә аларның иреген чикләми, үз-үзләрен тотышларын, тәртипләрен контрольдә тотам, - дип сөйли үзенең җәмәгать эшчәнлеге турында Мөнир Фазыл улы.
Тик тәрбиягә авыр бирелә яки авыр тормыш хәленә юлыккан яшүсмернең җәмәгать тәрбиячесе булу өчен абруйлы кеше булу кирәк. Мөнир Ногуманов шундыйларның берсе булып тора. Тормыш иптәше белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ул һөнәр училищесында 30 ел укытучы булып эшли, аның мәрхәмәтле йөрәге аша йөзләгән бала узган. Ул аларга һөнәр кушуы буенча белем биреп кенә калмый, ә аларны җәмгыятьтә яши һәм аңа файдалы булу серләренә дә төшендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев