Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Отличникларга-Президент көндәлекләре

Без газета укучыларыбызга «Президент көндәлеге» республика конкурсы турында мәгълүмат бирдек инде, анда республика буенча 30 җиңүче арасында безнең районнан өч укучы да бар.Тубылгытау мәктәбеннән Әдилә Әшрапова белән бергә Ленино урта мәктәбеннән Марина Феоктистова һәм Аделия Шәйхетдинова җиңүче булдылар.

Аделия Шәйхетдинова быел 6 нчы сыйныфны тәмамлаган. Ул гел “5”легә генә укый, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнаша, күп кенә район һәм республика олимпиадаларында катнаша һәм җиңү яулый.
- Ул җиңү яулавына бик сөенде, Кремльдә булганнан һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң алган тәэсирләре белән безнең белән дә уртаклашты, - ди аның сыйныф җитәкчесе Светлана Феоктистова.
Маргарита Феоктистова, Аделия кебек үк, гел бишлегә генә укый, һәр фәнне яхшы белә, сыйныфташларына булыша. Быел ул IT-Чемпион республика конкурсында җиңү яулады, смартфон белән бүләкләнгән.
Казан Кремлендә һәм ТР Президенты резиденциясендә булган көнне ул хәтта аның эш өстәле артында утыру бәхетенә дә ирешкән. “Бик актив, максатка омтылучан кыз”, - ди аның турында сыйныф җитәкчесе Зөлфия Хәсәнова.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев