Шимбә көнне Яңа Чишмәдәге яңа паркта район үзәгендәге өч мәктәп укучылары катнашында парклар һәм скверлар фестивале узды.
Малайларны һәм кызларны шигырьләр конкурсын, квест-уеннар, яшь талантлар концертын, "Күңелле стартлар"ны үз эченә алган күңел ачу программасы көтте. Атарга теләүчеләр өчен тир да эшләде. Балалар өчен уеннарны һәм күңел ачуларны яшьләр эшләре буенча бүлек, аграр яшьләр берләшмәсе, балалар сәнгать мәктәбе, "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия" бүлеге оештырды.
Аннан кала, паркта 200 һәм 2000 сумлык яңа купюрларга символ сыйфатында Казан шәһәренең истәлекле урыннарын сайлау буенча акция үтте. Муса Җәлил һәйкәле тасвирланган акча билгесе проекты таратылды, аның икенче ягында Интернет челтәрендә яклап тавыш бирү буенча тәфсилле инструкция урын алган.
Югары сыйныф укучылары - кызлар "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дип аталган акция үткәрделәр - фестивальдә катнашучыларга "Елмаюың белән уртаклаш" дип аталган белешмәлекләр тараттылар.
Фестиваль балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче кызларның концерты белән ачылды, аның темасы экология булды. Алып баручы кызлар фестивалендә катнашучыларны әйләнә-тирә мохитне сакларга өндәделәр. Шигырьләр конкурсы өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре балаларга А. Барто, С.Маршак шигырьләре белән яраткан китапларын хәзерләгәннәр. Квест-уенда мәктәпләр өч командага бүленеп, "Кем беренче таба" биреме буенча паркта яшерелгән кәгазьләрне - алдагы биремне үз эченә алган юл күрсәткечне эзләделәр. Финишка беренче булып Яңа Чишмә урта мәктәбе командасы килде, җиңүчеләргә бүләк итеп ручкалар, блокнотлар һәм тәм-томнар тапшырылды.
Бәйрәм "Күңелле стартлар" белән төгәлләнде, анда туп, скакалка белән күңелле уеннар оештырылды. Аннан күңелләре күтәрелгән балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Бәйрәм мизгелләрен газетабыз сайтыннан (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев