Районда белем бирү акцияләре узды
«Зур этнографик диктант»
Район мәктәпләре базасындагы әлеге Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясендә 430 кеше катнашкан. Аның төп бурычлары: этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләү, Россиядә яшәүче халыклар турында белем алу, аларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә, шулай ук милләтара тынычлык, илебез халыкларының бердәмлеге мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү.
Татарча диктант
8 ноябрьдә районыбыз укучылары һәм педагоглары ел саен уздырыла торган «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылдылар. Ул татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, татар телендә гомуми грамоталылык һәм грамоталы язу мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү өчен үткәрелә. Диктантта 294 кеше катнашты.
Идел буе җирле халыкларының туган телләрендә диктант
Аны Чуаш Чабаксары башлангыч мәктәбендә яздылар, акция Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп үткәрелгән. Аның да максаты шул ук - туган чуаш телендә язуның грамоталылыгына игътибарны арттыру, республикабызда яшәүче халыкларның туган телләренә кызыксыну уяту. Диктантны 10 кеше язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев