Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район Мәдәният йортында укытучыларны хөрмәтләделәр

Укытучылар көне алдыннан, 4 октябрьдә район Мәдәният йортында һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район мәктәпләре укытучылары җыелды.

Тантаналы чарада алар үз адресларына байтак җылы, мактау сүзләре, котлаулар һәм теләкләр ишеттеләр. Беренче итеп педагогик хезмәт ветераннарын - агымдагы ел юбилярларын хөрмәтләделәр. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен аларга чәчәкләр, бүләкләр һәм Рәхмәт  хатлары тапшырдылар.
- Мәктәп нинди генә заманча бина һәм җиһазларга ия булмасын, анда иң мөһиме – бу Сез, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Вячеслав Козлов бүгенге көндә эшләүче укытучыларга.
 Безнең мәгариф, үсеп килүче  буын мәктәп диварлары арасыннан ничек һәм нинди белем алып чыгуы сезнең осталыкка, тырышлыкка бәйле. Ул тантана сәбәпчеләренә күңелле яңалык җиткерде: РФ Президентының укытучы хезмәтен лаеклы бәяләү һәм хезмәт хакын арттыру буенча май указын башкару кысаларында районга  800 мең сум акча килгән, ул педагогик хезмәткәрләргә өстәп түләүгә тотылачак.
Тантана сәбәпчеләрен хөрмәтләүне дәвам иттереп, район  башлыгы Тубылгы Тау мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Хәлиуллинага “Мәгарифтәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесе һәм аның хезмәттәше, Шахмай мәктәбе укытучысы Кадрия Гыйльмановага татар теле буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгән өчен район  башлыгы һәм мәгариф бүлеге грамоталарын тапшырды. Районда белем бирү системасы үсешенә зур өлеш керткәне өчен (РМБ дә 11 ел җитәкчелек иткән) Мәгариф бүлегенең экс-җитәкчесе Әүхәт Хөснетдинов та бүләкләнде.
Һөнәри осталык конкурсында төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 13 укытучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләнүче учреждение педагогларын, һичшиксез, югары һөнәри осталык (профессионализм) берләштерә. Бу Люция Сәфәрова (“Ел укытучысы“), Ләйсән Малолеткова (“Иң яхшы татар теле укытучысы“), Ольга Клюшкина (“Иң яхшы сыйныф җитәкчесе“), Надежда Карташова (Иң яхшы педагог -оештыручы“), Михаил Демидов (“Иң яхшы ТИН укытучысы“), Ольга Заворохина (“Иң   яхшы педагог-психолог“), Аида Койтимирова (“Ел тәрбиячесе“), конкурс  призерлары һәм лауреатлары – Лариса Старова, Наталья  Нестерова, Зөлфия Галимова, Гөлзидә Рамазанова, Наталья Савельева, Ләйсән Хайрова. Аларны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ республика гранты конкурсында җиңү яулаган Яңа Чишмә “Алтын ачкыч“ балалар бакчасы (мөдире Любовь Михеева) грамота һәм бүләк белән билгеләп үтелде.
Тагын биш укытучы республика фән олимпиадалары призерларын әзерләгән өчен бүләкләнде: бу химия укытучысы Нәфисә Сабанаева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Зарипова (Зирекле лицее), татар теле укытучылары Айгөл Хассарова (Яңа Чишмә урта мәктәбе) һәм Миләүшә Шакирҗанова (гимназия), инглиз теле укытучысы Александр Еронтьев (Яңа Чишмә урта мәктәбе).
Рус  теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Вафина республика иҗат конкурслары җиңүчеләре һәм призерларын, БДИ да югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән өчен билгеләп үтелде. Сәхнә түренә укучылары БДИ  буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән тагы җиде укытучы чакырылды. Бу Галина Павлова (Яңа Чишмә урта мәктәбе), Тәслимә Галиуллина (гимназия),  Изидә Хөснетдинова, Зәкия Кашапова, Фәридә Вәгыйзова, Нәфисә Сабанаева, Айрат Хамәтвәлиев (Зирекле лицее). Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ольга Старикова, Ләйсән Леонова һәм Светлана  Мартышова мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары  белән бүләкләнделәр. Үткән профсоюз атнасы нәтиҗәләре буенча мәгариф хезмәткәрләренең иң яхшы башлангыч профсоюз оешмалары аталды һәм бүләкләнде. Бу Чаллы Башы мәктәбе, Петропавел урта мәктәбе һәм “Ландыш“ балалар  бакчасы, шулай ук профсоюзның җәмәгать тормышында активистка – Әдәмсә мәктәбенең яшь педагогы Алинә Мәҗидуллина.
Белем бирү системасы үсешенә зур өлеш кертүләре һәм эштә уңышка ирешүләре өчен тагы 25 укытучы һәм тәрбиячегә  мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды. Район башлыгы  урынбасары Надежда Попкова, район мәгариф бүлеге  началәнигы Александр Еронтьев җыелучыларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, соңгысы исә, барысын да исемнәре белән атап чыгып, үз укытучыларын җылы  сүзләр белән  искә алды.
“Шешминка“ бию ансамбле, “Родничок“ вокаль ансамбле,  “Зажигай“ төркеме, Илназ  һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, Любовь Коновалова, Евгения  Янова укытучыларга иң яхшы җыр һәм биюләрен бүләк иттеләр. Сәхнә түреннән укучылар укытучыларын шигъри юллар белән котладылар, махсус төшерелгән видеороликта  экраннан “Минем укытучым“ темасына әңгәмә алып бардылар. Рәхәтләнеп ял итсеннәр һәм вакытны матур үткәрсеннәр өчен, барысы да хөрмәтле остазларын сөендерергә, күңелләрен күтәрергә тырышты. Җылы аралашып, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, мактау грамоталары алган, бәйрәмнән канәгать калган укытучылар, тамашачылар залыннан чыгып, Укытучылар көненә  фотосессия өчен матур итеп бизәлгән фойеда фоторәсемгә төштеләр. 

Ольга Иванова    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев