Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районда «Татарча диктант» яздылар

19 октябрь көнне районда «Татарча диктант» дигән белем бирү акциясе узды. Ул бердәм көнне РФнең барлык субъектларында, чит илләрдә, ТР шәһәрләрендә һәм районнарында 13.00 сәгатьтә үткәрелде. Безнең районда 244 кеше диктант язды.


Акциянең инициаторлары Бөтендөнья татар конгрессы, КФУ һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы аны инде 4 нче ел «ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы нигезендә оештыра. Акция грамоталы дөрес язу, әдәби татар телен белү белән кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Шунысы игътибарга лаек, анда милләтенә, җенесенә, яшенә, диненә карамастан, барлык теләүчеләр катнаша ала.
Бездә «Татарча диктант» өч мәйданчыкта үткәрелде: Яңа Чишмә гимназиясендә, Шахмай мәктәбендә һәм Зирекле лицеенда. Кураторлар-мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты. Татар язучысы Фәүзия Бәйрәмова язган «Луг» диктанты текстын татар теле һәм әдәбият укытучылары яңгыратты.  
Гимназиядә өч аудиториядә 84 кеше парта артына утырды. Бу гимназия укучылары һәм аларның әти-әниләре, мәктәпне тәмамлаучылар - студентлар, директор җитәкчелегендә хезмәткәрләр, шулай ук башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, Яңа Чишмә, Петропавел, Черемухово, Красный Октябрь һәм Чуаш Чабаксары мәктәпләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, «Кояшкай» балалар бакчасы, район үзәк хастаханәсе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашты. Гимназия укучысы «ЯЗ» (“Пиши”) өндәмәләре язылган күчмә стенд янында диктант алдыннан һәр категория вәкиленә: мәктәп укучысына, студентка, ата-аналарга һәм оешма хезмәткәренә сораулар бирде. Алар барысы да туган телдә дөрес язуыңны тикшерү өчен бу диктантны язу мөһимлеге турында җавап бирделәр.


- Диктант бик авыр булмады, - дип уртаклашты катнашучылар, аудиторияләрдән чыкканда, - ә текст бик матур. Яхшы билгеләргә өметләнәбез.
Әни кеше һәм укучы улы төрле аудиторияләрдә диктант яздылар. – Бирем белән кем яхшырак идарә иткәнен карарбыз, - дип елмаялар икесе дә.
Аны чуаш милләтеннән булган Чуаш Чабаксары мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Изольда Удирякова да язды. - Ничек булдыра алганымны белмим. Нәтиҗәне карарбыз, - диде ул.
Әти-әнисенең берсе татар, икенчесе рус булган катнашучылар да бар иде.
Диктант язар алдыннан һәм аннан соң да катнашучыларга бонус сыйфатында кофе-брейк оештырдылар: мәктәп ашханәсендә пешерелгән күмәч, чәй һәм кәнфит – боларның барысын да гимназия кайгырткан.
Билгеләр ике көннән соң билгеле булды. Оештыручылар әйтүенчә, җиңүчеләргә – грамоталар, ә диктант үткәргән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак.
- Диктант язарга теләүчеләр күп булды, - ди мәгариф бүлеге методисты Гөлчәчәк Нурхамәтова. – Күпләр гаиләләре белән катнашты, мәсәлән, әнисе белән кызы, әтисе белән улы. Зирекледән 71 яшьлек Роза Кыямова һәм 68 яшьлек Зәйтүнә Камалова катнашучылар арасында иң өлкәннәре иде. Шахмайда һәм Зирекледә шулай ук чәй табыны да оештырылган иде. Нәтиҗәләр яхшы: “бишле” 97 кешедә, “дүртле”ләр – 104, “өчле”ләр – 43, бу язучылар үз туган телен камил белә дигән сүз.
Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев