Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Республикада мәктәпкә баланы теркәлү урыныннан тыш биреп булачак

 Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Ул гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә башкарылачак.

«Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», - диелә министрлык хәбәрендә.
Шул ук вакытта, министрлыкта билгеләп үтүләренчә, буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.
Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон рәвештә кабул итәчәк.
Россия Президенты Владимир Путин узган елда әлеге законны имзалады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу федераль законга уңай бәя бирде. 
мәктәпМәгариф һәм фән министрлыгы

архив/Салават Камалетдинов

Источник 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев