Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Сау бул инде, туган йортыбыз...“

Мәктәптә   соңгы кыңгырау бәйрәмен бар  укучы да түземсезләнеп көтә. Тик әлеге аерылышу көне килеп җиткәч, балалар  бөтенләй икенче хис кичерә: елмаюлары, карашлары моңсу, күзләре  сагышлы, сүзләре җитди була. Әти-әниләре дә аларга карап уйга бата.


Чыгарылыш сыйныф укучылары  ул көнне әлеге мәктәп бусагасы артында аларның бала чагы тәмамлануын аңлыйлар.
Күпчелек линейка унберенче сыйныф укучыларына багышлап үткәрелсә дә, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар да әлеге аерылышуга җаваплы карый, чөнки аларның да күпчелеге мәктәпкә кире  кайтмый.
Черемухово мәктәбендә дә ике унберенче һәм алты (сигез укучыдан) тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Район  башлыгы  Вячеслав Козлов, АҖ башлыгы Елена Сальцина һәм “Кулон“ а/ф-ның Черемухово бүлеге җитәкчесе Александр Килеев барлык укучыларны һәм педагоглар коллективын уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котладылар. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр, ә калганнарга җәйге каникулны сәламәтлек өчен файдалы үткәрергә куштылар. 
Дулкынланудан калтыранган тавыш белән  укучыларның әти-әниләре дә сүз алды. Ә тантана сәбәпчеләре үзләре җырладылар да, биеделәр дә. Бик күңелле һәм кызык булды, ни генә дисәң дә, бездә балалар искиткеч талантлы.
Линейкадан соң без балалардан имтиханнарны тапшыргач, сайлаган юллары турында кызыксындык. Надежда Абрамова педагог булырга тели икән, Дмитрий Публиков та үз һөнәрен сайлавын белдерде:
- Казандагы төзүчеләр әзерләүче уку йортына укырга керәчәкмен.
- Укып бетергәннән  соң  районга эшкә кайтырга ниятлисезме  соң?   
- Әлбәттә!
Аларның сыйныф җитәкчесе Максим Сальцин  укучыларының тормышта күп нәрсәгә ирешүләренә ышана.
Ә менә  9 сыйныф җитәкчесе Светлана Корнева аның сыйныфындагы балаларны зур тормыш юлына чыгару әле иртәрәк дип саный.
- Ике ел ул әле байтак гомер – кайгысыз балачак. Мәктәптән китү белән алар бала чакларын югалта. Өстәвенә нәкъ менә 10 һәм 11 сыйныфларда балаларның характеры ныгый, дөньяга карашлары да үзгәрергә мөмкин. Өлкән сыйныфларда аларда яңа үзенчәлек – үз-үзен тәнкыйтьләү белән сугарылганлык сизелә башлый. Бу аларга үз тәртипләрен контрольдә тотарга ярдәм итә.
Кыскасы, бәйрәм тантаналы һәм бераз моңсу үтте, яхшы укыган, конкурсларда җиңгән, спорттагы уңышлары өчен каникулда ял  итәчәк укучылар шатланышып грамоталар һәм мактау кәгазьләре алдылар. Аларны район башлыгы Вячеслав Козлов һәм  мәктәп директоры Валентина Курбатова бүләкләде. Бәйрәм “Исәнме, мәктәп, һәм хуш!“ җыры белән төгәлләнде.
Лариса Федорова.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев