Аларга диплом һәм 10 000 сум акча тапшырылган.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел конкурска 300гә якын гариза килгән. Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең балалар театр коллективлары катнашкан. Аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан һәм мәдәният өлкәсендәге белгечләрдән торган компетентлы жюри бәяләгән.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Нет комментариев