Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шагыйрь илһам чишмәсе

6 июньдә Яңа Чишмәдәге  мәдәният һәм ял паркында балалар өчен “Диңгез култыгы буенда“ (“У лукоморья“) дип исемләнгән шигырь бәйрәме булып узды.

Александр Сергеевич Пушкин нәкъ менә шул көнне туган. Пушкин – яраткан рус язучысы. Без аның  әкиятләре белән балачактан таныш, ә шигырьләре бер дә онытылмый. Шуңа да Рус   теле көнен  нәкъ менә 6 июньдә, аның туган көнендә ясарга хәл ителгәнен аңлатуда зарурлык юк. Гади генә итеп, Пушкин – үзе үк барысы турында да әйтеп тора, дияргә мөмөмкин.
Район  үзәгендәге мәктәп яны лагерьларыннан килгән балалар бәйрәм  кунаклары булды. Ул көнне Александр Сергеевичның байтак кына әкият геройларын очратырга мөмкин иде. Алар Старик со старухой, Золотая рыбка, Кот Ученый, Царь Салтан, Балда һәм башка әкият персонажлары.
Үзәк балалар һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре Пушкин әкиятләре буенча балаларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Балалар үз сәхнәләштерелгән әсәрләрен әзерләгәннәр, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьчә укучылар конкурсында катнаштылар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. БСМ нең рәсем сыйныфы укытучылары балаларга мольбертларда  (өчаяк) әкият  персонажларын буярга тәкъдим иттеләр, балаларның бу эшләре бик уңышлы чыкты.
Россиядә Пушкин көне һәм Рус теле көне белән балаларны мәгариф бүлеге  начальнигы Александр Еронтьев һәм мәдәният бүлеге  начальнигы Галина Носовалар котлады. Алар рус  теленең әһәмияте һәм аңа нигез салучының иҗаты  турында  сөйләделәр. 
Китапханә хезмәткәрләре, иң актив укучыларны бүләкләп, “Китап укучы балалар – грамоталы Россия“ дип аталган күргәзмә, уеннар, табышмаклар, викториналар оештырып, Пушкин әкиятләре буенча фикер алышып, зур сценарий әзерләгәннәр. Соңыннан бергәләп нәтиҗә ясадылар: Пушкин әкиятләре элеккечә заманча икән: алар яхшылыкка, яратырга, тугрылыкка, гаделлек өчен көрәшергә, кыенлыклар алдында югалып калмаска, каршылыкларны җиңәргә өйрәтә. Усаллыктан, саранлыктан, ялганлаудан, көнләшүдән, наданлыктан мыскыллап көләләр. Ә аларның көче изгелек явызлыкны җиңүдән гыйбарәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев