Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шатлыклы да, моңсу да бәйрәм

25 майда Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаучы 14 укучы мәктәп белән хушлашты.

Бәйрәм бик матур, ачык һәм берүк вакытта бик җылы атмосферада үтте һәм, әлбәттә инде, бераз моңсу да булды. Гимназия директоры Татьяна Сырова, завуч Ирина Ермолаева, укытучылар һәм ата-аналар тарафыннан олы тормыш юлына аяк басучы укучыларга бик матур һәм алар өчен кирәкле дөрес сүзләр әйтелде. Бу теләкләр тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 39 укучыга да кагыла иде, чөнки аларның да күпчелеге китә.
9 сыйныфларның остазлары булган Надежда Селиверстова, Алсу Нуртдинова һәм Миләүшә Хәлиуллиналар укучыларны беренче тапкыр гына чыгарулары түгел, ә менә 11 сыйныфларның "әниләре" Гүзәл Шарапова өчен бу аерылышу үзенчәлекле иде, чөнки бу аның беренче чыгарылышы икән. Гимназиядә ул 12 нче ел эшли, аларны 5 сыйныфтан җитәкли башлаган һәм үзенең яраткан укучылары белән аерылышыр чак та килеп җиткән. Бу көнне ул алар арасында үзен дә гимназия тәмамлаучы укучы кебек тойганлыгын һәм күп еллар элек үзе дә имтиханнар алдыннан дулкынланганлыгын белдерде. Укучылары белән хушлашу мизгелләрен язып кына аңлатып та булмас кебек...
Район башкарма комитеты җитәкчесе, чыгарылыш сыйныф укучысының әтисе Ринат Фәсахов район җитәкчелеге исеменнән укучыларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул аларга дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшыруларын, яхшы һөнәр алуларын, кирәкле белгечләр булуларын, ә калган укучыларга җәйге каникул көннәрендә яхшы ял итүләрен теләде. Линейкада чыгарылыш укучыларына төрле район һәм республика олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә җиңгән өчен бүләкләр тапшырылды. Алар арасында спорт, IT- технологияләр, һөнәри өйрәнүләр һ.б. өлкәләрдә талантлы балалар да бар иде.
Һәрвакыттагыча, бәйрәмдә укытучыларга, ата- аналарга багышланган җырлар һәм биюләр байтак булды. Гадәттәгечә, чыгарылыш сыйныфлар - гимназиячеләр бик шәп сюрпризлар әзерләгәннәр. Автомобильләргә утырып мәктәп ишегалдына чыктылар һәм модалы бию биеделәр, ә төрледән-төрле төтенләгән файерлардан фейерверклар чараның кульминацион ноктасы булды. Һавага укучылар кулыннан 14 шарик белән һава шарларыннан торган символик мәктәп кыңгыравын очырдылар. Ә алар өчен соңгы кыңгырауны мәктәп тәмамлаучы һәм 2 сыйныф укучысы чыңлатты, 11 сыйныфлар өчен бу мәктәп тормышында соңгы кыңгырау чыңы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев