Мәгариф

Сәхәбиев Шамил – 1 дәрәҗә дипломант

Яшел Үзән шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты "Йолдызлы карусель"нең 3-нче Бөтенрәсәй конкурсы булып узган.

"Халык уен кораллары - соло" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче яңачишмәле Шамил Сәхәбиев бик шәп чыгыш ясаган. Аның баянда уйнавы барысына да, шул исәптән жюрига да, нык ошаган һәм ул хаклы рәвештә I дәрәҗә дипломга ия булган.
Шундый конкурслар һәрвакыт талантлы балаларга, үсмерләргә ярдәм итә, аларның башкару осталыгын һәм сәхнә культурасын арттыра.

Нет комментариев