“Соңгы кыңгырау, эчкерсез күз яшьләре...”
25 майда Яңа Чишмә гимназиясенең 11 сыйныфын тәмамлаучы 24 һәм 9 сыйныфны тәмамлаучы 32 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Мәктәптә “соңгы кыңгырау” – һәрчак дулкынландыргыч һәм матур бәйрәм. Шуңа күрә ул традиция буенча үзенә байтак халыкны җыя. Монда укучылар, укытучылар, “тантана сәбәпчеләренең” туганнары гына түгел, элекке чыгарылыш укучылары булган яшьләр, мәктәптә белем алучы балаларның ата-аналары да бар. Гомумән, авыл халкы җыела.
Һәм быелгы ел чыгарылыш укучылары һәммәсенә матур, кыю, ачык йөзле, ихлас күңелле, ягымлы булып истә калу өчен бик тырышканнар, әйтергә кирәк, алар шундый булганнар да һәм, һичшиксез, шулай булып калырлар да. Аларның үзенчәлелекләре мәктәпкә керү юлындагы асфальтта “Мин ирекле!”, “Безгә алга барырга!” дип язылган матур рәсемнәрдә дә чагылыш тапкан. Мәктәп ишегендә – стена газетасы: халык – чыгарылыш - мәктәпне элек тәмамлаучы кешеләрнең фоторәсемнәре белән урта гасырлар йозагы.
Тантаналы линейка май салкыннарына каршы, киресенчә, җанны җылыта торган кызыл, алтынсу төстәге буяулар – ачык сары төстәге флажоклардан башлап карасу-кызыл “Чыгарылыш – 2019” дип язылган тасмалар һәм куе кызыл шарлар (балалар аларны һавага очырдылар) белән бизәлгән иде. Кызыл төс һәрчак үзенең матурлыгы, күңелләргә җылылык, шатлык бирүче төс буларак тәэсир итә. “Соңгы кыңгырау” да нәкъ шундый булып үтте, хәтта яз да шушы чара хөрмәтенә аяз, кояшлы көн бүләк итте.
Сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хәлиуллина һәм Алсу Нуртдиновалар белән 11 “а” һәм 11 “б” сыйныф укучылары чыгуын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Алар артыннан 9 “а”, 9 “б” һәм 9 “в “ сыйныф укучылары да шундый ук хөрмәткә лаек булды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, мәктәп директоры Эльвира Мәхмүтова, завуч Ирина Ермолаевалар балаларга җылы үгет-нәсихәт сүзләре әйттеләр. Чыгарылыш укучылары арасында үзләрен укуда, җәмәгать тормышында таныткан байтак талант ияләре, төрле олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр бар икән. Һәркайсына аерым җылы теләкләр белән грамоталар тапшырылды.
- Үз юлыгызны сайлагыз һәм аннан мәктәп сезне ничек өйрәткән булса, шулай ышанычлы адымнар белән барыгыз, - дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Эльвира Мәхмүтова. – Сезне искиткеч матур киләчәк көтәчәгенә без ышанабыз. Шома тормыш юлы, яхшы дуслар, имтиханнарда уңышлар, җаныгыз теләгән һөнәр алуыгызны телибез! Бәхетле булыгыз, кадерле укучылар!
Районның иң яхшы яшьармиячеләре отряды – бу гимназиянең яшьармиячеләре отряды. 9 һәм 11 нче чыгарылыш сыйныф укучыларыннан торган җыелма отряд, кызыл беретлар киеп, линейкада сафка тезелеп үттеләр, бик матур хәрби өйрәнү күрсәттеләр. Аларның остазы, укытучы Рамил Баһаутдинов укучыларга грамоталар һәм яшьармиячеләр таныклыгы тапшырды: вузга кергәндә хәрби-патриотик хәрәкәттә актив катнашкан өчен 10 балл начар булмас.
“Соңгы кыңгырау” хөрмәтенә чыгарылыш сыйныф укучылары бик матур җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләгәннәр. Егетләр әниләрен биюгә чакырды, ә кызлар әтиләренә бик сирәк әйтелә торган ягымлы, рәхмәт сүзләре әйттеләр. Әти-әнигә ничек рәхмәтле булмыйсың инде?! Сыйныф җитәкчеләреннән, беренче укытучыларыннан, ата-аналарыннан да балалар бик күп җылы сүзләр ишеттеләр. Сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хәлиуллинаның кулыннан алып, яшүсмер егет бик матур итеп һәм дулкынланып аңа тулы бер поэма укыды. Анда рәхмәт сүзләре дә, ихлас күңелдән, эчкерсез ярату да, үз педагогы белән аерылуга борчылу да чагылыш алды. Әлбәттә, аларны укырга һәм язарга өйрәткән беренче укытучылары да, белем биргән башка укытучылар да ничек онытылсын инде. Дулкынланудан егетләрнең тавышлары калтырап чыкты, ә кызлар күз яшьләрен тыя алмады. Сүз дә юк, балачак белән хушлашу – бик җиңел кичереш түгел, җырда да бит: “Соңгы кыңгырау, күз яшьләре, укытучыларга роза чәчәкләре бүләк итәбез...”, дип җырлана.
Истәлеккә чәчәкләр һәм бүләкләрдән кала, чыгарылыш сыйныф укучыларыннан ритмлы бию соңгы күңелле сюрприз булды. Ул гимназиялеләрнең инде гадәткә кергән төрледән-төрле төсләр бирүче төтенле фаерлардан башка узмады. Төтен таралгач кына барысы да егет һәм кызларның бик канәгать калган шат йөзләрен күрә алдылар.
Ниһаять, соңгы, хушлашу кыңгыравы чыңлады. Алда үз шатлыклары һәм авырлыклары белән аларны олы тормыш юлы көтә. Узасы юллары хәерле һәм уңышлы булсын!
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев