Узган җомгада Яңа Чишмәдә инде традициягә кергән чара - Студентлар көне булып узды.
Югары сыйныфта укучылар өчен Ачык ишекләр көне булып үтте: үз тормыш юлын медицина белән бәйләргә теләүчеләр өчен - РҮХ дә, мәдәният өлкәсен сайлаучылар - РМЙ да, авыл хуҗалыгы буенча - "Кулон" агрофирмасы базасында, төзүче һәм энергетик һөнәре буенча - район башкарма комитетының архитектура бүлегендә, педагогика белән кызыксынучылар - Яңа Чишмә гимназиясендә. Әлеге оешмалар һәм мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы идарәсе һ.б. бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре балаларга үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Югары уку йортларында һәм техникумнарда белем алучы районыбыз яшьләре булачак абитуриентларга үз уку йортлары, анда керү кагыйдәләре, студентлар тормышы турында җиткерделәр. Һөнәр сайлаганчы мондый очрашулар балаларга үзеңнең булачак белгечлегең белән якыннанрак танышу, аның турында күбрәк белү һәм өлкәннәрнең киңәшләрен тыңлау мөмкинлеге бирә. Ачык ишекләр көне программасында бина, объектлар буенча экскурсияләр, әңгәмәләр, "түгәрәк өстәл " янында фикер уртаклашулар бар иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашу БСМ ның уңайлы актлар залында узды. Вячеслав Михайлович балалар күңеленә ачкычны беренче минутларда ук тапты. Алар белән аталарча бик җылы итеп, чын күңелдән һәм зур хөрмәт белән сөйләште, изге теләкләрен җиткерде. Яшьләр аңа үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорауларын яудырдылар гына. Барысы бергәләп районда иң кирәкле һөнәрләргә, якынча хезмәт хакына, торак төзү өчен җир участогы бирү, яшь белгечләр өчен ташламалар, яшьләр өчен күңел ачу үзәкләре төзү, экологиягә һ.б. кагылышлы темалар буенча фикер алыштылар.
Әлбәттә инде, вуз тәмамлаучылар өчен бу бик актуаль: укып бетергәч туган районыңа кайтыргамы, әллә бәхетне шәһәрдән эзләргәме - алар алдында шушы сораулар булачак. Вячеслав Козлов аларны туган якларына кайтырга чакырды, чөнки районның киләчәге, аның чәчәк атуы - алар кулында. Ә ул, үз чиратында, районда яшәү, бигрәк тә яшьләргә, уңайлы булсын өчен булдыра алганча, барысын да эшләргә вәгъдә итте. - Соңгы елларда тормыш шартлары, аны шәһәрнекенә якынайту буенча район сизелерлек алга атлады. Һәм бу чик түгел, эшләнәсе эшләр күп әле, яшьләрдән, аларның таланты, белеме һәм көченнән башка булмый, - диде ул.
Быел медицина институтын тәмамлаучы кыз кулын күтәрде һәм көзгә Яңа Чишмә РҮХ-гә кайтып эшкә керешәчәген белдерде. Күбесе районнан бирелгән максатлы юллама белән укый һәм алар да районга кайтачак. Очрашуда сөйләшүләр ачык һәм җитди үтте, тик шаярту-көлүләргә дә урын табылды. Ачык ишекләр көнендә катнашучыларның барысы да: район башлыгы, студентлар, өлкән сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар, оешма вәкилләре аралашудан канәгать калды.
БСМ , мәдәният уку йортларында укучы Яңа Чишмә студентлары катнашында РМЙ көче белән әзерләнгән концерт та барысына да ошады. Программада заманча яшьләр җырлары, биюләр бар иде. Концерттан соң яшьләрне РМЙ-га тематик дискотекага чакырдылар, район чарасы да шунда төгәлләнде. Калган фотоларны сез безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.
Ольга Иванова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев