-17 июньдә Зирекле музеена Ленино урта мәктәбе каршында эшләүче җәйге лагерьда ял итүче 15 бала килеп китте, - дип хәбәр итте редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов.
-Балалар кулланма сәнгать әйберләре, өйдә тукылган эскәтерләр, башка экспонатлар белән таныштылар. Аннан аларга Ленино авылы тарихына кагылышлы альбомнар, китаплар күрсәтелде. Кунаклар арасында әфганчы Александр Арбузовның кызы Даша да бар иде. Шәхсән аңа "Ваши имена - в наших сердцах. Долг, честь, слава" дигән китап бүләк ителде. Даша һәм балалар үз чиратында музейга лагерьда ял иткәндә ясаган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.
Балалар үзләрен бик тәртипле тоттылар, сорамыйча экспонатларга кагылмадылар, бик игътибарлап музей хезмәткәрләренең сөйләгәннәрен тыңладылар, этешми-төртешми, мөстәкыйль рәвештә экспонатлар белән таныштылар.
Балалар "Фикерләр китабы"нда имзаларын һәм язмаларын калдырып, лагерьга күтәренке күңел һәм матур тәэсирләр белән кайтып киттеләр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев