Тарихның бәһасез битләре
29 августта “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда” “Музей экспонатларының серләре” дигән чара – квест-уен узды. Анда Шахмай урта мәктәбенең 1-2 сыйныф укучылары чакырылган иде, - дип яза редакция почтасына Шахмай авылы тарихы музее мөдире Гөлнар Сабирова.
- Квест формасындагы экскурсия – ул уен һәм танып-белү процессының уникаль ярашуы, аның барышында укучылар борынгы предметлар, татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән якыннан таныштылар. Уен 6 биремнән торды: “Борынгы предмет турында сөйлә”, “Табышмак буенча экспонатны тап, аның билгеләнешен әйт”, “Башваткыч “Материалны һәм шуннан ясалган предметны тоташтыр”, “Безнең музейда булган көнкүреш әйберләрен сайлап ал”, “Тасвирлама буенча предметны һәм анда хәрефне тап”, “Әдәби геройны билгелә”. Дөрес башкарылган һәр бирем өчен балалар серле сүзнең хәрефләрен яки хәзинәләр (сюрпризлы момент, татлы тәм-томнар) яшерелгән предмет турында киңәшләр алдылар. Мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат табып, ярыш формасы хисабына катнашучыларның мотивациясе артты һәм балалар әлеге детектив уенда катнашудан онытылмас һәм якты хисләр алдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев