Муниципаль тур җиңүчеләре - Яңа Чишмә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре һәм сыйныфның ата-аналар комитеты 16 декабрьдә Казанда республика конкурсында тату сыйныф серләре белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы районнарыннан килгән 52 команда арасында мактаулы 4 урын - безнеке! - дип хәбәр итте редакциягә тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары Ирина Иляшкина.
- Бу уңыш белән команда сыйныфтагы балаларның көчле дуслыгын исбатлады. Сыйныфның ата-аналар комитеты тарафыннан да гаять зур ярдәм булды. Алар бергәләп бөтен республикага "Укытучы - Бала - Ата- ана"ның ныклы бәйләнешен исбатладылар. Ата-аналар Галина Скокова, Светлана Юдинцева, Ольга Попкова, Валерий Кузнецовлар балалар һәм сыйныф җитәкчесе Айгөл Хассарова белән бергә сәхнәдә бик матур уен күрсәтеп, барлык тамашачыларны, бигрәк тә жюри әгъзаларын таң калдырдылар, - ди ул.
- Конкурс 1 сентябрьдә ачылган 180 нче номерлы яңа гимназиядә үтте. 600 урынга исәпләнгән актлар залы, зур спорт залы, бассейны булган заманча мәктәп комплексы конкурста катнашучы 1600 гә якын кешене кабул итте. Чараны оештыру югары дәрәҗәдә иде, - дип сөйләде анда катнашкан Светлана Юдинцева. - Безнең команда "видеоролик", "визиткалар" һәм "күргәзмә стенд" күрсәтеп "Гражданлык мәшгульлеге" номинациясендә чыгыш ясады. Без биедек, җырладык, шигырьләр сөйләдек.
"Видеоролик" номинациясендә команда үзенең тормышы турында сөйләгән. Дүрт минут эчендә алар укудан буш вакытларда спорт, иҗади, интеллектуаль һәм хезмәт эшчәнлегендә балаларга һәм ата-аналарга үсеш алырга ярдәм итүче шөгыльләрен тәкъдим иткәннәр. "Интеллектуаль балалар" темасы белән "Пусть говорят" телетапшыруы сыйфатында "Визитка" номинациясе дә жюрида уңай тәэсирләр калдырган. "Күргәзмә стенд" номинациясе иң яхшы ата-аналар комитеты өчлегенә эләгергә мөмкинлек бирмәгән, әмма, фәкать җиңүгә генә өмет тоткан команда, конкурсның барлык нюансларына төшенеп, киләсе елда да катнашырга планлаштырган.
"Тату сыйныф серләре" конкурсы призеры дипломына өстәп, катнашучылар аквапаркка, К. Тинчурин исемендәге театрга - спектакльгә һәм "Россия - минем тарихым" мультимедия паркына бушлай билетлар алганнар.
Мәктәп администрациясе әлеге конкурста гына түгел, ә мәктәп тормышында хезмәттәшлек һәм ярдәм итүләре өчен ата-аналарга рәхмәт белдерә.
Ольга ИВАНОВА әзерләде
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев