Мәгариф
“Телләрне яхшы бел...“
Март каникулы көннәре Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасында "Рус телен дә яхшы бел, татар теле белән дә дуслаш" дип аталган девиз астында үтте. Монда балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә катнашты.
Беренче көнне "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрделәр. Чараны алып баручы Әлфинур Сөләйманова төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре белән бергә музыкаль-сәхнәләштерелгән тамаша оештырды, монда һәр баланың үз роле булды.
Икенче көнне татар теле буенча белемнәрен тикшерүдә ике команда ярышты: рус милләтеннән булган тәрбиячеләр һәм балаларның әти-әниләре. "Без татарча сөйләшәбез" уены темасы буенча әлеге командалар видеотабышмаклар чишүдә, татар телендә диалоглар төзүдә, иҗади биремнәрдә ярыштылар.
Тематик атнаның өченче көнендә "Тел бәйрәме" дип аталган викторина булды.
Каникул атнасы "Халык театры көне" белән дәвам итте. Урта төркемгә йөрүче балаларның әти-әниләре балаларга "Теремок" рус халык әкиятен татар телендә сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Атна ахырында Идел буенда яшәүче төрле милләт халкының киемнәрен күрсәтү оештырылды. Бу атнага әзерләнгәндә өлкән төркемдәге балаларның әниләре кызлар өчен яңа калфаклар теккәннәр. Чара милли ризыкларга дегустация ясау белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев