Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Террорга каршы бергә“

Террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында мәгариф, мәдәният, яшьләр, ЭЭБ, “Кайгырту“ ХСХКҮ бүлекләре тарафыннан яшьләр һәм укучылар өчен байтак чаралар оештырылган.

Алар, 3 сентябрьдә, Бесландагы фаҗигале вакыйгаларны искә алу көнендә башланган. Шахмай мәктәбендә “Фаҗиганең исеме - Беслан“, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә “Без онытмыйбыз сине, Беслан!“,  барлык мәктәпләрдә шундый ук исем белән -  ачык сыйныф сәгатьләре һәм “Экстремизмга - юк!“ дип аталган бердәм республика дәресләре булып үткән.  “Аҗаган“ яшүсмерләр клубында “Без халыклар дуслыгы өчен“ дигән рәсемнәр конкурсы һәм авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган “Беслан корбаннары истәлегенә“ дип аталган китаплар күргәзмәсе булып үткән. Ункөнлек авыл китапханәләрендә әңгәмәләр һәм хәтер сәгатьләре, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә “Террорчылык: аның башлангычлары һәм нәтиҗәләре“  темасы буенча лекцияләр, “Аҗаган“ яшүсмерләр клубы филиалында “Чит предметка  тап булганда үзеңне ничек тотарга“ дигән лекцияләр узган. Мәдәният  йортларында “Экстремизм һәм терроризм профилактикасы“ буенча әңгәмә, мәктәпләрдә “Нәрсә ул экстремизм?“, Халыклар дуслыгы йортында - “түгәрәк өстәл“  -  “Без халыклар дуслыгы  өчен! Көч куллануга без каршы!“ дигән лекцияләр булган. Укучыларга ПДН, ЮХИДИ, ОМИВД инспекторлары, ГТХМ хезмәткәрләре белән “Террорчылык белән көрәш“  темасы буенча очрашулар, полиция хезмәткәрләре белән берлектә БСМдә әңгәмә-лекция, экстремистик идеологияне тарату профилактикасы буенча “юнармия“ балалар хәрәкәте активистлары катнашында чаралар үткәрелгән.
Укучыларда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә толерантлыкны, хокукый һәм сәяси культураны үстерүгә юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләре, террорчылык актлары турында күрәләтә ялган  хәбәрләр керү профилактикасы буенча дәресләр, шулай ук экстремизм, террорчылык, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьчел күренешләр профилактикасы  буенча ата-аналар җыелышларында, педагогик киңәшмәләрдә лекцияләр үткәрелгән.
Ункөнлек дәвамында терроризм һәм экстремизм буенча учреждение хезмәткәрләре белән инструктажлар һәм кеше күпләп җыела торган объектларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагында персонал белән тренировкалар үткәрелгән. Екатерина мәктәбендә, РМЙда, Зирекле, Черемухово һәм Петропавел АМЙда гадәттән тыш хәлләр туганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге буенча фикер алышып, террорчылыктан саклану буенча видеоматериаллар күрсәтелгән. Ункөнлек шулай ук “Террорга каршы бергәләп“ акциясе, “Дөнья территориясе“ республика акциясе, “Терроризмга - Юк!“  мәгълүматый буклетлар тарату, АМЙ, АК, РМЙда тематик стендлар ясау һәм “Яшьләр экстремизм һәм терроризмга каршы“ лозунгы астында районның  дини конфессияләре катнашында волейбол буенча ярышлар белән дә куәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев