Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Терроризмга - "юк"

Волчья авылы китапханәчесе «Йөрәк хәтерли»дип исемләнгән күчмә китап күргәзмәсе оештырган.

Куркыныч янау алдыннан кешеләрне берләштерү турында китаплар һәм брошюралар күргәзмәсе, шулай ук Бесландагы мәгънәсез терактның гаепсез корбаннары истәлегенә багышланган чара фермер хуҗалыгы, мәктәп коллективы һәм укучылары, авыл өлкәннәрендә зур кызыксыну уяткан.
Красный Октябрьдә Бесландагы «Беслан Геройлары» фаҗигасе турында дәрес узган, аны мәктәп китапханәчесе һәм укытучылары әзерләгән һәм үткәргән.  Дәрестә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар турында сүз алып барылган. Үзара ярдәмләшү, батырлык, патриотизм хакында сөйләшкәннәр. Балаларда терроризм китерергә мөмкин булган бәхетсезлек очраклары турында күзаллаулар формалаштырырга тырышканнар. Бу күренешнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм барысы да уяу, кешеләргә игътибарлы булырга тиешлеген аңлатканнар. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак булырга кирәк! Дәрес ахырында террорчылар кулыннан һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Архангел Бистәсендә атна саен терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга багышланган чаралар уза. Китапханәдә «Тынычлык культурасы өчен», «терроризмга каршы»дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылган. Укучылар арасында «Толерантлык - тынычлыкка юл», Бесландагы фаҗигале вакыйгалар, хәзерге дөньяда терроризмга каршы тору проблемасы, терактлар килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, «Без терроризм турында нәрсә беләбез?» темаларына әңгәмәләр үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев