Тиздән уку елы башланачак
Белем бирү учреждениеләре яңа уку елына кабул итүне уңышлы үттеләр Мәгариф
18 августта Яңа Чишмә районында яңа уку елына әзерлек буенча белем бирү учреждениеләрен тикшерү тәмамланды.
Учреждениеләр янгынга каршы, санитар-эпидемиологик һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкка тикшерелде. Тикшерелә торган объектлар территориясенә керү (үтү) юлларының куркыныч участоклары комиссиянең компетентлы әгъзаларының игътибарыннан читтә калмады, болар: территорияләрне саклауның ышанычсыз яки аларның бөтенләй булмавы; административ элмә такталардагы учреждениеләр исемнәрендә тәрҗемәнең кайбер төгәлсезлекләре күзәтелде; сак эше һәм хәбәр итү системасы, котельныйларның әзерлеге, урамдагы уен һәм спорт мәйданчыклары, аларның комплектлаштырылуы, алардан файдаланганда куркынычсыз булулары тикшерелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев җитәкләгән комиссия билгеләп үткәнчә, корылыкка карамастан, мәгариф учреждениеләренең барлык коллективлары үз территорияләрендә яшеллекне саклау бурычын үтәгәннәр.
Хәтта яшелчә уңышы да, кәбестә һәм кишердән кала, бик яхшы булган. Чәчәкләргә килгәндә, алар барлык учреждениеләрнең һәр участогында да бар: кайдадыр чәчәк түтәлләре күбрәк, кайдадыр азрак (бу хезмәткәрләрнең эстетик зәвыгына бәйле), әмма коллективлар тарафыннан балаларның белем бирү учреждениеләрендә булу өчен матурлык һәм уңайлы, иң мөһиме, куркынычсыз шартлар булдыру өчен максималь көч куелганы ачык күренә.
Барлык учреждениеләрдә дә яңа буяулар белән коймалар, бордюрлар, спорт һәм уен мәйданчыклары яңартылган, биналар эчендәге диварлар, идәннәр, кирәк булган урыннарда түшәмнәр һәм тәрәзәләр буялган. Шунысы сөендерә, район бюджетыннан барлык мәгариф учреждениеләре өчен бу максатларга акча бүлеп бирелгән.
Чуаш Чабаксары авылы мәктәбе һәм балалар бакчасы кабул итү комиссиясе тарафыннан җентекләп тикшерелгән объектның беренчесе булды.
Быел бирегә өч беренче сыйныф укучысы гына киләчәк, мәктәптә нибары 32 укучы белем алачак. Моннан тыш, учреждениедә педагоглар җитмәү проблемасы да бар.
«Пенсиягә чыккан кайбер укытучылар 1 сентябрьгә кабат эшкә чыгарга риза булсалар да, математика укытучысы белән проблема актуаль булып кала, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Оксана Сидорова. - Әмма бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барыла».
Мәктәпләрне кабул итү көннәрендә педагоглар штатының тулы булуы ахырына кадәр хәл ителмәгән: Ленино мәктәбенә математика, ОБЖ (ТИН), география укытучылары кирәк, Екатерина Бистәсендә математика, инглиз теле укытучылары юк, Зирекле лицеена химия укытучысы кирәк, Архангел Бистәсе балалар бакчасы мөдир яки тәрбиячегә мохтаҗ.
Мәгариф учреждениеләрендә буш биналарны тоту чыгымнарын оптимальләштерү максатыннан, Чабаксар балалар бакчасына йөрүче балаларны («Колосок»ка барлыгы 10 бала йөри) мәктәп бинасына күчерергә ниятлиләр.
«Бу мәсьәләне хәл итү өчен республика бюджетыннан балалар бакчасы өчен бинаны ремонтлауга 7 млн. 400 мең сум акча бүлеп бирелгән», - дип билгеләп үтте Александр Еронтьев.
- Быел шулай ук 1 сентябрьдән Шахмай мәктәбенә кушылу юлы белән Чаллы Башы мәктәбе дә үзгәртеп корыла. Бу авылдан 5-11 сыйныф укучылары Шахмай мәктәбендә белем алачак, ә башлангыч сыйныф укучылары (алты укучы) балалар бакчасы бинасында укыячак. Бу максатларга да акча бүлеп бирелгән.
«Шулай эш иткәндә мәсьәләнең икътисади ягы гына түгел, ә укуның ике этабында мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү өлкәсендә бәйләнеш - дәвамлылык тәэмин ителә», - дип аңлатма бирде бу уңайдан мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина.
Шулай итеп, комиссия тарафыннан 33 мәгариф учреждениесен кабул итү буенча өч көнлек марафон тәмамланды һәм аларның әзерлегенә нәтиҗә ясарга мөмкин.
Уку елына әзерлекнең матди өлеше күп нәрсәдән тора. Бу, нигездә, район бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар, кайдадыр авыл җирлекләре дә ярдәм күрсәтә, шулай ук «Туган мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе кысаларында хезмәткәрләр дә үз өлешләрен кертә.
Алдагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар да әлеге акциягә үз теләкләре белән кушыла. Эре компанияләр, әйтик, нефтьчеләр һәм кече бизнес вәкилләре дә учреждение җитәкчеләренең үтенечләрен кире какмыйлар. Оешма җитәкчеләр тарафыннан мәктәп һәм балалар учреждениеләренә иганә ярдәме күрсәтүче байтак исемнәр аталды һәм аларга рәхмәт сүзләре җиткерелде. Әмма мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре планнарны тормышка ашыру өчен үзләренең дә ничек акча «эшләүләре» турында сөйләделәр. Бу - сату өчен авыл хуҗалыгы терлекләрен асрау (Зирекле лицеендагы кебек), мәктәп яны участокларында яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерү, грант конкурсларында катнашу, технология кабинетларында эш алып бару - биредә укучылар үзләре сәхнә өчен киемнәр, кабинетлар өчен пәрдәләр тегәләр, оста педагоглар һәм аларның укучылары тарафыннан слесарь, чүлмәкче һәм башка эшләрне заказ буенча башкару (Яңа Чишмә гимназиясендә), макуллатура һәм металл ватыклары җыю һәм тапшыру да (Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы). Эшләп табылган акчаларга җиһазлар яңартыла, төрле идеяләр чынга аша, шулай ук балалар игелеккә һәм хезмәткә дә өйрәнәләр. Шундый идеяләрнең берсе -Шахмайның «Ромашка» балалар бакчасындагы урам композициясе.
Әлбәттә, комиссия күңелсез моментлар белән дә очрашты, әйтик, Петропавел Бистәсендә су булмау сәбәпле балалар бакчасын билгесез вакытка ябу; Архангел Бистәсе мәктәбендә капиталь ремонттан соң түбәдән су агу; Чаллы Башы балалар бакчасына бару юлында тротуар плитәсенең җимерелүе; Әдәмсә балалар бакчасы идәненә җәелгән линолеумның балалар өчен куркыныч тудыруы. Бу җитешсезлекләр хакында үзләренең эшләрен сыйфатсыз башкаручы төзүчеләргә хәбәр ителгән. Әлеге учреждение җитәкчеләре төзүчеләрнең әлеге җитешсезлекләрне тиз арада төзәтүләренә өметләнәләр.
«Быел мәгариф учреждениеләре яңа уку елына җентекләбрәк әзерләнгәннәр. Район хакимияте, финанс кыенлыкларына карамастан, агымдагы ремонт өчен финанс чараларын бүлеп биргән. Ремонт учреждение коллективлары көче белән башкарылган, моның өчен мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләр оператив рәвештә бетерелде һәм барлык гомуми белем бирү учреждениеләре яңа уку елына кабул итүне уңышлы узды», - дип билгеләп үтте кабул итү комиссиясе рәисе Александр Еронтьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев