Тубылгы Тау мәктәбе укучылары фәнни-гамәли конференциядә катнашканнар
25 мартта Лениногорск шәһәрендә В.Д. Шашин исемендәге lX Республика фәнни - гамәли конференциясе узган, ул фәнни белемнәрне пропагандалау, һөнәри юнәлеш бирү, нефть чыгару белән бәйле һөнәрләрне популярлаштыру һәм укучыларны фәнни иҗатка, тикшеренү эшләренә җәлеп итү буенча эшне активлаштыруга юнәлдерелгән.
7 сыйныф укучысы Миначева Ләйсән «Төбәкне өйрәнү. Этнография. Тарих» секциясендә (җитәкчесе - Хәлиуллина Г.Р.) ll дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
Ә 4 сыйныф укучысы Гыйбадуллина Мәдинә (җитәкчесе - Сөнгатова Р.М.), «География. Геология. Экология» секциясендә lll дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
Афәрин! Җиңүегез белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев