10 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында "Тукай белән безгә яз килә" дип аталган әдәби бәйрәм үткәрелде.
Әлеге чарага китап күргәзмәсе оештырылган, анда Г. Тукайның шигырьләр җыентыгы, әкиятләре күрсәтелде. Гимназиядән укучылар да чакырылган, алар шагыйрьнең тормышы, иҗаты турындагы электрон презентацияне зур кызыксыну белән карадылар, викторинада актив катнаштылар.
Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнур Латыйпова үз чыгышында балаларга нәрсә укырга дигән актуаль сорауга кагылды. Балаларның уку тирәлеге дөрес оештырылган булырга тиеш. Нәкъ менә Габдулла Тукай иҗаты әлеге проблеманы хәл итәргә булышачак. Тукай зур иҗади мирас калдырган һәм анда поэзия зур мөһим урынны били. Аның әсәрләре аша балалар татар халкының традицияләрен, аның нигезләрен: ихтирам, өлкәннәрне хөрмәт итү, изгелек һәм ярдәмчеллек кебек сыйфатларны өйрәнүләре мөһим . Шулай ук шагыйрьнең иҗатын пропагандалау, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү дә мөһим.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев