Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңганнар да, булганнар да

Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Иманлы бала" исемле районкүләм шигырь һәм мөнәҗәтләр уку бәйгесе булды. Шигырь номинациясендә 4-7 яшьлекләр арасында 1 урынны Акъярдан - Кәлимуллина Гөлназ, 2 нче урынны Тубылгы Таудан - Миначева Ләйсән, 3 нче урынны Хәсәнова Нәбилә алды; 8-12 яшьлекләр арасында 1 урынны Тубылгы...

Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Иманлы бала" исемле районкүләм шигырь һәм мөнәҗәтләр уку бәйгесе булды.
Шигырь номинациясендә 4-7 яшьлекләр арасында 1 урынны Акъярдан - Кәлимуллина Гөлназ, 2 нче урынны Тубылгы Таудан - Миначева Ләйсән, 3 нче урынны Хәсәнова Нәбилә алды; 8-12 яшьлекләр арасында 1 урынны Тубылгы Таудан Әшрапова Мәрьям, 2 урынны Акбүредән - Харисов Раил, 3 урынны Тубылгы Тау авылыннан Закирова Нурия яулады. Мөнәҗәт номинациясендә 8-12 яшьлекләр арасында 1 урынны Акъярдан Хәйруллина Рузилә, 2 урынны Зирекледән - Кадыйрова Айсылу, 3 урынны Чертуштан Саттарова Лилия алды.
13 нче март көнне Бөгелмә шәһәрендә "Зәйтүнә" исемле IV республикакүләм дини мөнәҗәтләр фестивале булып үтте.
Анда Акъяр авылыннан Рузилә Хәйруллина һәм Адилә Галимова, Зирекле авылыннан Габетдинова Камилә, Зарипова Әлфинә, Кадыйрова Айсылу, Миннебаева Зилә, Миргазова Сөмбел, Сөләйманова Гайшә катнашты. Алар бар да бик матур чыгыш ясадылар. Ансамбльләр арасыннан Зирекле кызларыннан торган "Рисалә" ансамбле III урынга лаек булды, ә соло буенча - Кадыйрова Айсылу II урын, Сөләйманова Гайшә III урын алды. Катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Мөхтәсибәт исеменнән балаларны әзерләгән укытучыларга һәм дә катнашучы балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев