Укучылар өчен премия булдырылган
Белем көнендә, 1 сентябрьдә, Акбүре мәктәбендә яңа уку елы башлануга багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
Агымдагы уку елында мәктәптә 32 бала белем алачак, шул исәптән дүртесе беренче сыйныфка килгән (шунысы кызык, аларның барысы да малайлар). 9 нчы сыйныфта да (чыгарылыш сыйныфы) дүрт укучы һәм алар сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Харисова белән чараны матур итеп алып бардылар.
Мәктәпнең укытучылар коллективы тырышлыгы белән сыйныфларда косметик ремонт үткәрелгән, мәктәптә чиста һәм уңайлы. Ремонт өчен материаллар сатып алуда химаячеләр ярдәм күрсәткән, бу турыда үз котлавында мәктәп директоры Харис Латыйпов әйтеп үтте. “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасы баш редакторы Азат Мусин, җирле АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, укытучылар һәм ата-аналар укытучыларны, укучыларны һәм җыелган ата-аналарны Белем көне белән җылы котладылар. Беренче сыйныфка килүчеләргә аерым теләкләр теләнде, бүләкләр дә бирделәр. Аларны Гөлия Вәлиуллина укытачак.
Чыгыш ясаган ата-аналар Акбүре мәктәбе, элек планлаштырылганча,башлангыч мәктәп булып калмавы өчен район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр, аларның балалары туган авылларында 9 сыйныф тәмамлый алачак.
АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов тагын бер күңелле хәбәр әйтте - АҖ башкарма комитеты актив һәм яхшы укучы балаларга өч премия булдырган. Премияләр ел саен уку елы азагында тапшырылачак.
Беренче кыңгырау чыңлаганнан соң укучылар укытучылары белән сыйныфларга таралышты.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев