Укучыларның көзге каникулы якынлаша
Мәгариф

Укучыларның көзге каникулы якынлаша

Юл хәрәкәте инспекторлары тәртип сагында

Бүген башлангыч мәктәп укучылары Чирмешән районы ТИ ДБУ бүлекчәсе начальнигы Алина Филиппова һәм Яңа Чишмә районы ЮХИДИның юл хәрәкәте инспекторы Алексей Кадымов белән очрашкан.

Инспекторлар балалар белән каникул вакытында юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында әңгәмә корганнар, балаларга белешмәлекләр һәм яктылыкны кире кайтаручы значоклар өләшкәннәр.

Ә 4 сыйныф укучыларыннан торган «Юл патруле» ЮИД отряды балалар өчен кызыклы танып белү викторинасын әзерләгәннәр.


Нет комментариев