Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урамда - бәйрәм

Гаилә,тугрылык,мәхәббәт көне уңаеннан Чертуш авылының Яшьләр урамында "Күрше хакы-тәңре хакы" исемле урам бәйрәме гөрләп узды, - дип язган редакциягә Рәмзия Мусина.


- Күрше һәркем өчен якын кеше.Элек күршеләр бик дус,тату яшәгән. Бер-берсенә ярдәм итеп,өмә белән эшләп, матур көн иткәннәр.Хәзергесе вакытта күршеләр белән аралашу сирәгәйде кебек.Әлеге бәйрәм нәкъ менә аларны берләштерү максатын үз эченә алды: бергәләп җырладык,биедек,уеннарда катнаштык.Самавыр куеп,тәмле чәйләр эчеп хозурландык.Чертуш авылыннан Хәйруллина Флүзә,Акъяр авылыннан Әдилә Галимованың җырлары,Яңа Чишмә авылыннан Кәбиров Җәмилнең гармунда уйнап җырлавы бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды.Бәйрәмебезнең хөрмәтле кунаклары, өлкән яшьтәге әбиләребезнең теләкләре күңелләрдә якты эз калдырды.
Шулай гаиләләр нык,тәрбияле булганда,авылыбыз яшәр,урамнарыбыз балаларның шат авазларыннан гөрләп торыр, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев