Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урман чибәре авыл халкын сөендереп тора

Яңа ел - һәр кеше өчен көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул. Бу тылсым, сихер, могҗизалар һәм бүләкләр "дөньясы". Нәкъ менә шул вакытта барлык хыяллар да тормышка аша кебек, үзеңне әкият дөньясында күк хис итәсең.

26 декабрь көнне Шахмай авыл җирлегендә "Урман аланында могҗиза" яңа ел әкияте тамашасы белән төп чыршыны ачу чарасы булды. Шахмай АМЙ хезмәткәрләре "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче балаларны чакырдылар. Гадәт буенча урман чибәрен әкият геройлары Кыш бабай, Кар кызы һәм Убырлы карчык ачты. Кызыклы сценарийлы сәхнәләштерелгән тамаша һәр балага үз тормышында Кыш бабай һәм Кар кызының ролен күзалларга булышты.
Балалар яңа ел конкурсларында актив катнаштылар, Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр. Кар кызы ролендә Р. Абдуллина, Убырлы карчык ролендә Л. Заһретдинова иде. Кыш бабай (В. Гатауллина) үзенең тылсымлы көче белән Чыршыны кабызды, аның утлары җемелди башлавы иң дулкынландыргыч мизгел булды. Балаларның күзләре бәхеттән балкыды, җыелучыларның һәммәсе дә тылсымлы атмосферага чумды. Бала-чага бик күп иде, алар җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Хәзер матур итеп бизәлгән чыршы һәр кич саен авыл халкын сөендереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев