Уку елы башланды, балалар мәктәпләрдә шөгыльләнә, ә дәресләрдән соң бик теләп төрле түгәрәкләр һәм секцияләргә ашыгалар. Нәкъ менә анда күпләрнең сәләтләре һәм хәтта талантлары ачыла да инде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек укучылар һәм колледж студентлары өчен нинди хезмәтләр тәкъдим итә соң, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм "Аҗаган" яшүсмерләр клубы кайсы ведомствода тора - болар хакында бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева сөйли.
-Быелгысы уку елында белем бирү процессы ничек үтәләчәк һәм сез спортның нинди төрләрен тәкъдим итәсез?
- Бу процесс түбәндәге төркемнәр буенча тормышка ашырылачак:
- спортта башлангыч әзерлек төркеме - шәхесне үстерүгә юнәлдерелгән спорт белән системалы шөгыльләнүне тәэмин итә, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны, шәхестә физик, әхлак-этик һәм ихтыяри сыйфатларны тәрбияләүне үз эченә ала;
- 1 ел укуда - 11 төркем , монда 165 бала шөгыльләнә;
- 2 ел уку - 12 төркем, 170 бала шөгыльләнә;
- 3 ел уку - 2 төркем, 29 бала шөгыльләнә.
БЯСМ-дә 2017-2018 уку елы дәвамында спортның команда - уен төрләре секцияләре эшләячәк ( футбол, хоккей, баскетбол);
спортның циклик төрләре буенча (йөзү, чаңгыда узышулар);
өстәл теннисы, көрәш, бокс.
- Быел ничә бала һәм яшүсмер шөгыльләнәчәк? Һәм алар белән нинди белгечләр эшләячәк?
- Яңа уку елында барлыгы 428 бала шөгыльләнәчәк, бу үткән уку елындагыдан 11 балага күбрәк. Әлеге балалар белән махсус һөнәри белемле тренерлар - укытучылар эшләячәк: штаттагы 9 укытучы һәм 6 - ике урында эшләүчеләр.
БЯСМ -нең 4 филиалы бар (Шахмай, Әдәмсә - милли көрәш; Ленино - волейбол, Тубылгы Тау - гер спорты).
"Аҗаган" яшүсмерләр клубы түбәндәге юнәлешләр буенча эшли: спорт-техник, сәнгать-иҗади, сәламәтләндерү, хәрби-патриотик. Барлыгы 7 түгәрәк эшли, аларда 206 бала шөгыльләнә, бу 2015-2016 уку елындагыдан 8 кешегә күбрәк.
Әлеге балалар белән штатта торучы (4) һәм берьюлы ике эшне башкаручы (4) хезмәткәрләр эшләячәк. Барлык эш тә календарь план нигезендә төзелгән. Яңа уку елында урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм аграр колледж филиалы укучылары арасында физик культура һәм спортны үстерү буенча 2017/18 уку елына ике бүлекнең бердәм эш планы әзерләнгән.
- Нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен яшь спортчылар нинди ярышларда күрсәтә алалар?
- Планга баскетбол, волейбол, мини-футбол, шашка, шахмат, йөзү, җиңел атлетика, милли көрәш буенча турнирлар, беренчелекләр, муниципаль этаптагы чемпионатлар кертелгән. Президент ярышлары (физик хәзерлек, иҗади конкурслар, спортның уен төрләре һ.б.), Президент спорт уеннары, спортның 9 төре буенча укучылар спартакиадалары һәм "Готов к труду и обороне" дип исемләнгән бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы фестивальләре үткәрергә планлаштырабыз. Шулай ук әлеге спорт төрләре буенча республика турнирларында, беренчелек һәм чемпионатларда матч очрашуларында катнашу планлаштырылган. Белем бирү учреждениеләренең спорт объектларына бару графигы эшләнгән һәм расланган.
- Эшче яшьләр белән нинди эшләр алып барыла?
Быел октябрь аеннан башлап кичен авыл яшьләре белән шөгыльләнү өчен тренерлар эше оештырылачак, анда 19 тренер тартылачак. Теләге булганнарның һәм үз сәламәтлеге турында кайгыртучыларның барысын да районның спорт корылмаларында көтеп калабыз. Шулай ук спорт комплексында түләүле хезмәтләр дә күрсәтеләчәк: спорт һәм тренажер залына бер тапкыр бару бәясе - 50 сум, абонемент 500 сум, зурлар өчен йөзү бассейнына бер тапкыр бару 100 сум, абонемент 1000 сум, балалар бассейнына бер тапкыр бару бәясе 60 сум, абонемент бәясе 600 сум.
Әңгәмәне Лариса
ФЕДОРОВА алып барды
Нет комментариев