Март аенда тәрбиячеләр өчен "Мәктәпкәчә белем бирүдә фән-пространство мохите" темасына район семинары үтте.
Семинарда УМК буенча милли почмаклар һәм зоналар бизәү төрлелеге тәкъдим ителде. Күп кенә бакча педагоглары фән-үстерү мохитен баетуда иҗади табышлары - үз куллары белән һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре ясаган кул эшләре белән уртаклаштылар. Тьюторлар - татар теленә өйрәтүче Яңа Чишмә тәрбиячеләре Фирдәүс Кубиева һәм Әлфинур Сөләйманова Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр өчен "Ягез әле, тәрҗемә итегез!" дип аталган мавыктыргыч конкурс оештырдылар. Эшлекле уеннар һәм психологик хәлләр конкурста катнашучыларның белем дәрәҗәсен һәм сөйләм осталыгын ачыклады.
Район конкурсында җиңүчеләр грамоталарга тиенде: 1 урында - Яңа Иванаеводан Наталья Зяблева, 2 урында - Яңа Чишмәдәге "Крепыш" балалар бакчасыннан Надежда Федорова, 3 урында - Ленинодагы "Ләйсән" балалар бакчасыннан Наталья Васина. Черемуховодагы "Каенкай" балалар бакчасы рус телле тәрбиячеләр өчен "Милли- төбәк шартларында билингваль белем бирү пространствосын оештыру" дип аталган район семинар - практикумын үткәрү инициатры булган. Югары категорияле тәрбияче Лариса Миронова тарафыннан тәкъдим ителгән "Әкияттә кунакта" дип аталган белем бирү эшчәнлеге төрле яшь төркемендә телләргә өйрәтү үзенчәлеген ассызыклады, көндәлек тормышта тәрбияче генә түгел, ә тәрбияләнүче дә телне өйрәнүче булып тора. Тәрбияче кечкенәләрнең нәтиҗәле эшчәнлекләренә зур игътибар бирде. Балалар уйнадылар да, рәсемнәрдә үз тәэсирләрен дә чагылдырдылар.
- Үткәрелгән чаралар балалар бакчаларында билингваль белем бирү юнәлеше буенча эштә әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте, - ди "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфинур Сөләйманова.
- Бу - балаларның һәм рус телле тәрбиячеләрнең икенче дәүләт теле белән дә эш итә белү дәрәҗәсе, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә күзәтчелек итүне тәэмин итү һәм төркемнәрдә фән-үстерү мохите булу.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев