Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Валерий Ильин: “Гаилә тәрбиясе – иң яхшы университет“

Валерий Егорович Ильин Чуаш Чабаксары мәктәбендә укытучы булып 36 ел эшли. Бүген, аның 60 яшьлек юбилее көнендә, аның турында авылдашы Наталья Николаева сөйли.

- Бер кешедә шул кадәрле уңай сыйфатларның булуына ышануы да кыен. Әмма аның бөтен гомере шуны раслый.
Валерий күп нәрсә белән мавыга, ул тыныч холыклы аучы - балык тотарга, гөмбә һәм җиләк җыярга йөрергә ярата, бик кызыксынып домино, шашка, шахмат уйнарга мөмкин (балалар белән мәктәптә түгәрәк алып барды), бик теләп теннис һәм бильярд уйный (кубогы бар), яшь чагында фоторәсемгә төшерергә яраткан һәм хәзер аларның гаилә альбомнарын карарга кызыклы, чөнки анда дуслары, күршеләре, үзенең гаиләсе, тормышындагы күңелле моментлар чагылыш тапкан байтак кына фоторәсемнәр сакланган.
Үзенең барлык эшендә һәм башлангычларында Валерий Егорович хатыны Соня Васильевнаның һәм балаларының ышанычлы ярдәмен һәм аңлауларын тоя һәм үзе дә һәрчак аларга ярдәм итәргә әзер. Аларның хуҗалыкларында терлек тә күп, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасыннан мул уңыш алалар, умарталары да бар, хуш исле бал белән дусларын һәм туганнарын да сыйларга яраталар. Алар гаилә бәйрәмнәрен бик матур оештыра беләләр.
8 сыйныф тәмамлагач, Валерий Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Спорт секцияләрендә актив катнашкан. Аның холкында - җиңел юлны эзләмәү, ә аны дөрес юнәлештә алып баручы тормыш юлыннан бару һәм билгеләнгән максатына ирешү, ә һәр эшне "5" ле билгесенә үтәү.
- Әти-әнием гаиләсендәге тормыш минем өчен югары университет булды, - ди Валерий, - ә алдагы язмышымда әнием зур роль уйнады. Ул озак еллар математика укытучысы булып эшләде. Һәм мин дә тормышта аның юлын сайладым.
1982 елда Валерий Егорович Алабуга педагогия институтын уңышлы тәмамлап мәктәпкә эшкә килә. Һәм бүгенге көнгә кадәр намуслы хезмәт куя.
Ун елдан артык уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары була, математика һәм физика дәресләрен алып бара. Хәзер технология һәм ТИН (ОБЖ) укыта. Барлык дәресләрне дә Валерий Егорович бик кызыклы һәм аңлаешлы итеп үткәрә. Һәр укучыга гадел, таләпчән, игътибарлы карашта ул, авыр минутларда иҗади якын килеп һәм юмор хисе белән ярдәм итәргә әзер, өстәвенә укучыларның әти-әниләре белән даими элемтәдә тора. Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен ул күп санлы грамоталар белән бүләкләнгән. Укучылардан рәхмәт сүзләре ишетү иң югары бүләк булып тора, алар үзләренең укытучыларын бәйрәмнәр һәм туган көне белән котларга онытмыйлар. Аның чыгарылыш укучылары эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә уңышлы гына эшлиләр, аларның барысын да бер нәрсә - көчен һәм вакытын кызганмый бар күңелен биреп балаларга тормышта үз юлларын табарга булышкан укытучыларына рәхмәт хисләре берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев