Волчья Бистәсе китапханәсендә «Оста куллар» дәресе узган
Шушы көннәрдә генә Волчья Бистәсе авыл китапханәсендә «Оста куллар» түгәрәгенең чираттагы дәресе узган.
3-4 сыйныф укучылары «Безнең күңелле зоопарк» эко - күргәзмәсендә катнашканнар. Әлеге чара табигатькә сакчыл караш булдыру, әйләнә-тирә мохит турында белем туплау, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатларында үткәрелгән. Күргәзмәдә катнашучылар әлеге эшкә байтак фантазия, тырышлык, хезмәт керткәннәр. Алар бәрәңге, ташкабак, алма, кишер, борыч, миләштән оригиналь эшләнмәләр ясаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев