Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Гөлгенә Мусина Каюм Насыйри исемендәге конкурста җиңүче булган
Район мәктәпләренең тагын өч укучысы призер булган.
25 мартта Казанда Каюм Насыйри исемендәге XX төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары конкурсының йомгаклау этабы узган, анда төрле номинацияләрдә Яңа Чишмә районы укучылары катнашкан:
- Черемухово мәктәбеннән - Горбунова Светлана, Горбунова Дарья, Цвилев Ярослав;
- Яңа Чишмә гимназиясеннән - Мусина Гөлгенә;
- Шахмай мәктәбеннән - Камалетдинова Индира, Галәветдинова Рузия.
Гөлгенә Мусина конкурста җиңү яулаган.
Галәветдинова Рузия, Горбунова Дарья, Камалетдинова Индира призер булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев