Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә мәчетендә бәйге узды

Узган якшәмбе, 8 декабрьдә Яңа Чишмә мәчетендә малайлар арасында “Азан әйтү” һәм кызлар арасында “Дога кылу” районкүләм бәйгесе узды.


Анда барлык татар авылларыннан да 30 дан артык бала килгән иде. Бәйге башланыр алдыннан аларны район Советы аппараты җитәкчесе, дин мәсьәләләренә курьерлык итүче  Илдар Фәйзуллин һәм район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповлар котлады.
Бәйге шартлары белән Зирекле мәчете имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов һәм Акбүредән район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллиналар таныштырды.


Һәр наминациядәге бала азан догасын әйтеп күрсәтте, намаз вакытларын, сөннәтләре, фарызларын атады. Бәйге бик кызу барды. Малайлар арасындагы ярышны Чистайдан килгән хәзрәтләр бәяләде. Ул түбәндәгечә: җиңүче -  Абдулла Броварник, икенче урында - Җәмшит Азалов, өченче – Таһир Хамәтвәлиев.
Кызлар арасында (1-3 сыйныфлардан) Рухия Кәримова беренче урында, Әдилә Әшрапова - икенче, Ралинә Әбүнәгыймова – өченче урында. 4-7 сыйныфлар арасында Сәрия Газыймова - беренче, Таңсылу Вафина - икенче, Фирүзә Ибраһимова – өченче урында.
Барлык катнашучыларга һәм призерларга да мөхтәсибәттән Дипломнар, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Түбән Кама һәм Чистай мәчетләре вәкилләре дә бүләкләр белән килгәннәр. Чарадан соң бергәләп чәй эчтек, өйлә намазы, сүрәләр укылды, догалар кылынды.
Бәйгедә катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга, химаячеләргә, әти- әниләргә һәм тәмле ашлар белән сыйлаган апаларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.


Илгиз Әшрапов. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев