Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә районында Россия Конституциясе көнендә

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар өчен "Ватан нидән башлана?" дип аталган темага класстан тыш чаралар үткәрелгән. Балалар Конституция дәүләтнең төп законы, анда кагыйдәләр язылган булуын, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен белгәннәр.

1-4 сыйныф укучылары арасында рәсемнәр конкурсы үткәрелгән. Балалар үзләренең конституцион хокукларын рәсемнәре аша күрсәткәннәр, ә Красный Октябрь мәктәбендәге башлангыч сыйныфларда видеоролик - Конституция көненә карата котлау төшергәннәр. 5-6 сыйныфларда конституция тарихы буенча, 7-11 сыйныфларда "Конституция - дәүләтнең төп законы" темасына сыйныф сәгатьләре уздырылган.
Мәктәп китапханәчеләре "Безнең батырлыклар" дип аталган китап күргәзмәләре оештырганнар. Монда укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, ватанның бәйсезлеге хакына бабаларыбызның батырлыклары белән танышканнар.
Барлык чараларда авыл җирлекләре башлыклары катнашкан, алар укучыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлаганнар.
ҮКС-нең барлык филиалларында "РФ Конституциясе көне" дигән информацион - танып белү сәгате, "РФ Конституциясе белән танышабыз" дигән дәрес - әңгәмә, электрон презентацияләр үткәрелгән. Үзәк китапханәдә "Кеше. Дәүләт. Закон" дип аталган хокукый әңгәмә үткән. Чараларда катнашучыларга Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләгәннәр, аның структурасы белән таныштырганнар. Соңыннан "Россия - безнең бөек держава" дип аталган китап күргәзмәсен тәкъдир иткәннәр, анда "Россия Федерациясе Конституциясе" китаплары, кодекслар, хокук һәм Россия тарихы буенча дәреслекләр куелган.
Район музейларында укучылар өчен Конституция көненә карата почмаклар ясаганнар. Мәдәният учреждениеләрендә алар белән 1992 елда РФ-ның төп документын кабул итүгә багышланган интеллектуаль уен-викториналар үткәрелгән. Чара балаларда зур кызыксыну уяткан, үз гражданлык позициясен күрсәтергә мөмкинлек биргән.
Инстаграмм челтәрендәге Яңа Чишмә аккаунтына укучылар үзләре тарафыннан үткәрелгән флэш-мобтан видеоролик язмалары куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев