Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасында тәрбиячеләрнең зона семинары булып узган

«Куркынычсыз җәй» - Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы тарафыннан оештырылган әлеге чара нәкъ менә шундый девиз астында үткән.

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту эшен оештырганда яңа мәгълүмати-методик технологияләрне куллану» дигән семинар - мөһим һәм актуаль чара. Анда республиканың 8 районыннан 29 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашкан, алар үз тәҗрибәләрен «zoom» платформасында тәкъдир иткәннәр.

Тәрбиячеләргә балаларны юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүнең яңа технологияләрен күрсәткәннәр. Инновацион проектлар, юл травматизмын профилактикалау эшен оештыруда шәхси тәҗрибәдән алынган яңа алымнар семинарда катнашучылар өчен кызыклы булган.

Анда балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләре, Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Тормыш эшчәнлеге иминлегенең фәнни үзәк вәкилләре катнашкан.

Педагоглар автошәһәрчекләрдә балалар белән дәресләр оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашканнар, юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләре уйлап тапкан дидактик уеннарны тәкъдим иткәннәр, интерактив укыту модульләренең мөмкинлекләрен күрсәткәннәр. Аерым игътибар ата-аналар белән эшләүгә һәм уку процессында онлайн-платформалар куллануга бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X