Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмәгә сәламәтлек автопоезды килде

«Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Казаннан Яңа Чишмә районына 5 ноябрьдә тәгәрмәчле поликлиника килде. Беренче көнне үк РКБ белгечләре кабул итүендә (автопоезд Екатерина Бистәсенә тукталды) 110 пациент булды – бу нигездә нинди дә булса авырулар буенча диспансер исәбендә торучы һәм республика белгечләреннән консультация алу мөмкинлеге булмаган кешеләр. Хәзер аларга шундый мөмкинлек туды.

7 ноябрьдә автопоезд янында 5 кеше басып тора иде: кемдер килеп кенә җиткән, кемдер инде кабул итүдә булган, алар алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.  
Бистәдә яшәүче Александр Хорьков тикшерелергә кирәклеген аңлый, әмма табибларга йөрергә вакыт җитмәгән. «Ә монда алар үзләре өйгә чаклы ук килде, дип әйтергә була, - ди ул, - сөендерерлек түгелмени инде бу. «Мобиль поликлиника»программасын гамәлгә ашыручыларга зур рәхмәт.
- Мин Екатериновка авылыннан икенче тапкыр килдем, - ди Александра Ивановна, - тагын 5 есендә кардиологта кабул итүдә булдым, табибның тикшерүеннән һәм игътибарыннан канәгать калдым. Бүген башка белгеч янына килдем. Кабул итүгә чакыруны көтәм. Көтү авыр түгел: җирле мәдәният йортында утырабыз, биредә безгә тәм-томнар белән чәй, яхшы әңгәмәдәшләр тәкъдим итәләр.
Андреевка авылыннан Наталья Дмитриева да кан тамырлары хирургы кабул итүеннән канәгать. Ул авылдан әлеге поликлиникага кадәр аларны автобуста бушлай алып килүләре һәм алып кайтулары турында сөйләде. Район транспорт белән тәэмин итә.
Екатерина ФАПы фельдшеры Елена Насыйбуллина болай ди:
- Безнең авыл зур булмаса да, без табиблар кабул итүенә тар белгечләр консультациясенә мохтаҗ халыкның 50 процентын гына алып килә алдык. Калган икенче яртысын Красный Октябрьгә алып киләчәкбез – анда тәгәрмәчле поликлиника 11 ноябрьдә киләчәк.  Медицина ярдәме күрсәтелмичә бер генә мохтаҗ кеше дә калмаячак.
Әмма барысы да алай шома гына түгел шул: нюанслар бар. Әйтик, Мария Полякова һәм Раиса Данилова нигә республикадан килгән табибларның УЗИ - диагностика ясамауларына гаҗәпләнделәр. «Хәбәрдар булуыбызча, кабинетлар заманча аппаратура һәм диагностика җиһазлары белән тәэмин ителергә тиеш», - диләр хатын-кызлар.
Бу хәлгә безнең районда «Мобиль поликлиника» эшен оештыру өчен җаваплы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Розалия Лымарь ачыклык кертте.
- Мобиль поликлиника кысаларында килгән УЗД табибы оча сөяге, корсак куышлыгы, калкансыман биз органнарына УЗИ үткәрә. Йөрәк һәм кан тамырларына УЗИ үткәрү өчен белгеч-функциональ диагностика табибы кирәк. Мобиль поликлиника чикләрендә тикшеренүләр үткәрү графигына функциональ диагностика табибының  килүен планлаштыралар.  Йөрәк һәм кан тамырларына УЗИ узуга мохтаҗ пациентларга аның килү датасы турында алдан  хәбәр итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек автопоезды» безнең районда 29 ноябрьгә кадәр булачак. Ул 11-15 ноябрьдә – Красный Октябрьдә, 18-22 ноябрьдә - Шахмай, 25-29 ноябрьдә Ленинода эшли. Кирәк булган очракта, район халкы сораулар белән теркәлү урыны буенча ФАПка мөрәҗәгать итә ала.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев