Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа уку елы башланды

2 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын хәбәр итүче беренче кыңгырау чыңлады.


Яңа Чишмә гимназиясе үз укучылары өчен үз ишекләрен ачып җибәрде, агымдагы елда 301 укучы белем алачак.
Тантаналы линейка мәктәп ишегалдында үтте, шунысы сөендерә, көн кояшлы, җылы булды. Бәйрәмгә күпчелек укучыларның әти- әниләре дә килгән, ә беренче сыйныфка укырга керүче укучыларның әти-әниләре барысы да бар иде.
1 сентябрь – укучылар өчен дә, укытучылар һәм әти-әниләр өчен дә дулкынландыргыч көн. Әмма иң дулкынланганнары, мөгаен, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 57 беренче сыйныф һәм 11 сыйныфка баручы 23 чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләредер – тегеләре дә, болары да игътибар үзәгендә булдылар.
Гимназия директоры Эльвира Мәхмүтова үзенең котлау сүзләрендә нәкъ менә аларга аерым мөрәҗәгать итте. Кечкенәләргә ул яхшы укуларын, ә алда мәктәп тәмамлаучыларга булачак һөнәрләрен дөрес сайлауны һәм БДИны уңышлы тапшыруга әзерләнүләрен теләде.
Яңа Чишмә гимназиясе барлык коллективның көйле эшләве аркасында районда әйдәп баручы мәктәп булып тора һәм күп конкурсларда призлы урыннар яулый. Барлык укытучыларга да җылы рәхмәт сүзләре әйтелде, ә аерылып торучы укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Беренче сыйныф һәм аларның остазлары 11 сыйныф укучыларының чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Беренче мәктәп кыңгыравы чыңлаганнан соң укучылар үзләренең сыйныфларына беренче тематик дәрескә таралыштылар.

Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев